Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Советлар Союзы Герое Фатыйх Шәриповның өлкән абыйсы Әхәт тә геройларча сугыша

Тумышы белән Бәйрәкәтамак авылыннан Советлар Союзы Герое Фатыйх Шәрипов исеме күпләргә таныш. Әмма ул әлеге гаиләдән Бөек Ватан сугышы елларында ил сагына баскан бердәнбер ир-егет түгел. Фашист илбасарларына каршы аның өлкән абыйсы Әхәт тә сугыша.

Әхәт Фатыйхтан 11 яшькә өлкән була. Кызыл Армия сафларында ике ел хезмәт итеп кайткан егет тормыш кора һәм Ютазы авылына күченә. Сугышка кадәр ул җир эшләре бүлегендә төзелеш буенча десятник булып эшли. 1941 елның декабрендә Әхәт Зарип улы фронтка китә. Казанда формалаштырылган 357нче дивизия составында Мәскәүне сакларга озатыла, Андрианов, Велиж, Көнбатыш Двина, Ильино, Демидов торак пунктларын азат итүдә, Калинин шәһәрендәге урам сугышларында катнаша. 1942 елның мартында Мокрое Небо авылында Әхәт Зарип улы беренче тапкыр яралана. Дәваланган солдат янәдән алгы сызыкка ыргыла.

Көнбатыш фронтында 49нчы укчы армиясенең 479нчы махсус сапер батальоны разведчик-саперы Әхәт Шәрипов разведкага бер тапкыр гына бармый. 1942 елның июлендә чәнечкеле киртәләр арасыннан һәм мина кырларында ул өч юл сала, ике дистә минаны сафтан чыгара, дошманга якын урыннарда миналар урнаштыра, юлларны миналардан чистартып, гомумгаскәр разведкасын озата, немецларның инженер-киртәләү корылмаларына разведка ясый. 1943 елның мартында, безнең гаскәрләр юлын миналардан азат иткәндә, ул шартлаган мина кыйпылчыгы белән җәрәхәтләнә, ахыр чиктә саперның кулын кисәргә туры килә.

Инвалидка әверелгән Әхәт Зарип улы туган якларына әйләнеп кайта, хәзерләү конторасы агенты булып эшли, бераздан аның директоры булып билгеләнә. Тормыш иптәше белән алар сигез бала тәрбияләп үстерәләр. Фатыйх Шәриповның агасы 1978 елда вафат була. Үз вакытында абыйсы янәшәсендә яшәгән һәм мәктәптә укыган Фатыйх Зарип улы күп нәрсә өчен аңа бурычлы һәм рәхмәтле була.

P.S. Әхәт Зарип улы Шәрипов III дәрәҗә Дан Ордены, "Хәрби казанышлары өчен", "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен", "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен" медальләре белән билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев