Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спайс зарарсыз түгел

Спайсны сатучылар әлеге товар бөтенләй зарарсыз һәм стресстан ярдәм итә дип раслыйлар. Әмма аның зарары күп кенә галимнәр һәм медиклар тарафыннан исбат ителгән.

Спайсның тәмәке кебек тарта торган катнашмасында зарарсыз үләннәр тупланган, әмма алар наркотик нәтиҗә бирсеннәр өчен шундый матдәләр белән эшкәртелгән ки, бу киндер (марихуана) куллануга тиң булган нәтиҗә бирә. Спайс тарту катнашмаларының психотроп нәтиҗәсе каннабиноидлар дип аталган табигый матдәләргә нигезләнә. Әлеге катнашмаларның ясалма алыштыргычлары көчле психотроп тәэсиргә ия. Сату өчен билгеләнгән тарту катнашмаларының составы даими яңарып тора - наркотик нәтиҗәлелекне көчәйтү өчен җитештерүчеләр берни алдында да туктап калмыйлар. Микслар составына ачыктан-ачык агулы тәэсир итә торган матдәләр өстиләр.

Спайслар рәтендәге тарту катнашмалары аларны тартучыларда психологик һәм физик бәйлелек тудыра. Организмга тәэсир итү көчләре буенча алар марихуанага караганда берничә тапкырга артыграк. Спайсны тарту нәтиҗәсендә килеп туган исереклек хәленнән чыгу авырту-сызланулар белән озатыла. Спайс кешенең психикасын һәм нерв системасының төп күзәнәкләрен нык зарарлый. Спайс кулланучылар паникалы курку, борчылу, шомлану сизә, аларның күзенә булмаган объектлар күоенергә мөмкин. Спайсны тартуның зарары бютен организмда сизелергә мөмкин, әйтик, әлеге наркотикка бәйле кеше үзенең бавырын һәм үпкәсен зарарлый, каны куера, моның нәтиҗәсендә баш мие зарарлана. Спайс тартудан төп ударны үзенә баш мие ала. Агуга баш мие белән идарә итәргә мөмкинлек бирмәс өчен капиллярлар кинәт нечкәрә. Моның нәтиҗәсендә баш мие кислород ала алмый һәм шул нәтиҗәдә ми күзәнәкләре зарарлана.

Барлык Спайс тарту катнашмасын кулланучылар диярлек даими ютәлдән интегә, аларның туктаусыз күз яшьләре ага, катнашманы тарту вакытында да, тартмый торганда да, тавышлары карлыга. Катнашмалар төтененең лайлалы тышчаларга даими тәэсире хроник характердагы сулыш юллары ялкынсынуына сәбәп булырга мөмкин. Катнашмаларны тарту авыз куышлыгы, бугаз, йоткылык һәм үпкә яман шешенә китерергә мөмкин.

Тарту катнашмаларын яратучыларның үзәк нерв системаларына Спайс тәэсире төрлечә - бу эйфория халәте, сәбәпсезгә истерикага бирелү яки шаркылдап көлә башлау булырга мөмкин, шулай ук координация һәм ориентация бозыла, бөтенләй үз-үзен контрольдә тота алмый. Спайсны күпләп кулланган кешеләрнең күп катлы йортның югары катыннан "тышка чыгып керергә" теләүләре һәм бозлы суда коенулары билгеле. Спайсны даими тарту үзәк нерв системасында төзәтеп булмаслык җимергеч процессларга китерергә мөмкин. Игътибар начарая, хәтер таркаулана, баш мие активлыгы җиткелексез була башлый, кеше депрессияләргә тиз бирешә һәм үзенә кул салуга кадәр барып җитәргә мөмкин. Спайс тартучылар тормыш белән хушлашмасалар, үзәк нерв системасына зыян килү сәбәпле, инвалидка әверелергә мөмкиннәр.

Спайсны бик күп кулланган вакытларда психика бозыла һәм кеше үзе һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркынычка әверелергә мөмкин. Тарта торган катнашма тәэсирендә кешедә бәхет, эйфория халәте барлыкка килүе ихтимал, чынбарлык реаль булмаган дөнья буларак кабул ителә. Күрү һәм ишетү сәләтендә галлюцинацияләр башлана. Чираттагы дозадан башка депрессия, кәеф начараю күзәтелә, агрессия барлыкка килә. Спайс үзендә яшергән төп куркыныч булып наркотикка физик бәйләнеш үсеше тора, бу психик бәйләнештән шактый авыррак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев