Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәрия Сәүбәнова зур ихтирамга лаек укытучы

Укытучы! Бу сүздә нинди киң мәгънә ята. Һәркем өчен изге һәм якын бу сүз. Нинди һөнәр иясе булсаң да, сиңа белемне укытучы дигән бөек зат биргән.

Татар мөгаллиме нинди булырга тиеш дигән сорауга мин, һичшиксез, Сәрия Сәүбәнова кебек, дип җавап бирер идем. Тирән белеме, эшкә бирелгәнлеге, һәрвакыт үз осталыгын күтәрү өстендә эшләве аша зур ихтирамга лак укытучы ул.

Сәрия, моннан ярты гасыр элек, ямьле яз аенда, Бәйрәкә авылында дөньяга үзенең беренче авазын сала. Гаиләдә бишенче бала булса да, кыз артык иркә булып үсми. Әти-әниләре көнозын колхоз эшендә, ә йорт мәшәкате өйнең "яшь хуҗаларында". Буш вакытларында күрше-тирә кызлары белән "укытучы" уены уйнап алырга да вакыт таба алар. Араларында Сәрия исемлесе бигрәк тә оста, таләпчән, "чын укытучы" була. Беренче сыйныфка кергәндә инде аның ныклы карары була - мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә педагогия училиәесына укырга керү һәм шулай эшли дә. Аны уңышлы тәмамлап, туган якларына эшкә кайта. Район мәгариф бүлеге Сәрияне Әбсәләм мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп тәгаенли. Яшь укытучы биредә чыныгу мәктәбе үтә, барлык көчен укучыларга белем һәм тәрбия бирүгә юнәлтә, һөнәрен дөрес сайлаганлыгына сөенеп, күңел тынычлыгы алып, һәр көн яраткан эшенә килә. Монда ул дистә ел хезмәт күрсәтә, гаилә кора, ике улының яраткан әнисенә әверелә. Вакытын бер дә заяга уздырмый. Алабуга педагогия институтында белемен камилләштереп, югары белгечлеккә ия була. Югарыда исемләнгән институтка укырга керүенең тагы бер сәбәбе була. Ул әнисенең бертуган абыйсының тормышка ашмаган хыялын чынга ашырырга тели. Агасы укытучы булу хыялы белән янып йөргәндә, кәһар суккан сугыш башлана.

Үзенең белеменә һәм көченә ышану, туплаган тәҗрибәсенең төпле булуы Сәрия Солтановнаны катлаулырак, зуррак эшләр башкаруга чакыра. Һәм ул 1998 елны Урыссу бистәсенең 2 санлы мәктәбендә эшли башлый. Монда таләпләр тагы да зурдан була. Рус телле балаларга дәүләт тел буларак татар телен укыту, укучыларда бу фәнгә кызыксынуны сабыр, тыныч холыклы булу гына уята ала. Шуның өчен тырыша да инде мөгаллимә. Укучылары район күләмендә генә түгел, республика олимпиадаларында алднгы урыннарга ирешә. Укучысы Алия Гәрәева ике ел рәттән Казанда узган олимпиадада беренче урынны яулый. Укытучының тырыш хезмәте "Мәгарифтәге уңышлар өчен" дигән күкрәк билгесе белән бәяләнә. Сәрия Солтановна хезмәтендә күңеленә тынычлык таба, тормышының бөтен мәгънәсен балаларны укытуда һәм тәрбияләүдә күрә.

Дәрестән соң үткәрелгән чараларда укытучы һәр баланың шәхес буларак ачылуына, югарыга омтылырга өйрәнүенә өстенлек бирә. Хезмәтенең төп максаты - укучыларында милли үзаң тәрбияләү, туган телебез мөмкинлекләренең зур булуын күрсәтү, әдәп, аралашу культурасын булдыру.

Татар халкының бай тарихын төшендерү өчен ул укучылар белән Казан, Алабуга, Болгар кебек истәлекле урыннарга сәяхәтләр оештыра, ә кышларын әти-әниләр белән чаңгыгабаса, табигатьнең илаһи серләре аша гаиләдә матурлык, татулык кебек мөһим сыйфатларны тәрбияли. Укытучы уздырган ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар татар җанлы, иманлы, әдәпле балалар тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Аның аһәңле, саф чиста матур сөйләме үрнәк булып тора. Сәрия Сәүбәнова яңа уку елына яңа хезмәт дәрте, яңа уй-фикерләр белән кереште. Язмамны хезмәттәшемнең яраткан язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның сүзләре белән тәмамлыйсым килә: "Яшьләр дә яз килгәнне ишетеп, кошлар кайтканны көтеп, илгә игелек китереп яшәсеннәр әле. Безнең кебек... Без бит язын кошлар кайтасын көтеп, мәэгелек язны тоеп яшибез, эшлибез...".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев