Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ютазы авылында сугыш ветераны Вәлиәхмәт Шәйхелисламов үзенең 92 яше уңаеннан котлаулар кабул итте

Күптән түгел Ютазы авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Вәлиәхмәт Шәйхелисламов үзенең 92 яше уңаеннан котлаулар кабул итте.

Сарман районы Саклаубаш авылында туган Вәлиәхмәт кыю егет була. Шулай ук үсмер чагыннан аңа тормыш зирәклеге тупларга да туры килә. Авыл үсмеренең язмышы ул вакыттагы күп чордашларыныкына охшап, авыр крестьян тормышы белән бәйле була. Олысы да, кечесе дә колхозда тир түгә. Эш йорт хуҗалыгында да, басуда да, фермада да җитәрлек була. Үсмер күмәк хуҗалыкта җиденче сыйныфны тәмамлагач эшли башлый. Болай да җиңел булмаган крестьян тормышы сугыш башлану белән бөтенләй күтәреп булмаслыкка әверелә. Шәйхелисламовны фронтка 1943 елда чакыралар. Беренче Украина фронтының унөченче артиллерия дивизиясе составында яшерен часть элемтәчесе булып хезмәт итә, Курск дугасындагы алышларда катнаша. Украинаны, Белоруссияне, Польшаны, Чехословакияне азат итү өчен сугышларда кан коя. Берлинга кадәр барып җитә. 1945 елның маеннан соң 1948 елга кадәр Минскта хезмәт итә. "За боевые заслуги", II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Өстәвенә әле Шәйхелисламов ике тапкыр Кызыл Йолдыз ордены кавалеры да. Хәтта шундый хәрби бүләкнең берсе генә дә әлеге сугышчының Бөек Җиңүне якынайтуга керткән өлешен аңлау өчен җитәр иде.
- Шундый очраклар булгалады, без дошман белән йөзгә-йөз килгәндә, ут ачмый идек һәм кул сугышына да омтылмадык, бер-беребезгә китәргә мөмкинлек бирә идек. Шуңа күрә исән калганмындыр да инде, - дип "яшерен серен" ачты карт ветеран.
Аның кызылармеец кенәгәсендә мәкаләбез каһарманына карата мактау сүзләре күп язылган. Әлеге "китапта" түбәндәгеләрне укыйбыз: "Сандолин шәһәреннән көнбатыштарак, Катовице шәһәрендә немецларның бик ныгытылган оборонасын өзгән беренче Украина фронты гаскәрләре составында хәрби операциядә катнашкан өчен иптәш Сталинның рәхмәтенә лаек булды"... - дип укыйбыз. Ә менә аның тормыш иптәше, кызганыч, ул берничә ай элек дөнья куйган, демобилизациядән соң мондый кенәгәсен урнага ташлый. Өйгә кайткач та яңадан фронтка җибәрүләреннән курка. Сүз уңаеннан, Шәйхелисламовлар үз язмышларын гаилә җепләре белән кызык кына бәйләп куялар. 1948 елда аларны әти-әниләре "өйләндерә". Бу турыда берни дә белмәүче ярәшелгән кәләш, аның янына егете килгәндә, Ютазы кымыз белән дәвалау бистәсендә эшләгән вакыты була. Егет мондыйрак итеп аның белән таныша: "Исәнме, мин синең ирең", - ди. Кыз аңа карап куйган һәм егетне лаеклы бәяләгәндер булса кирәк. Андый әйбәт егетләр юлда ятмый бит. Сугышы нинди канкойгыч була бит әле аның! Ә аннары, әкияттәгечә - җанга-җан, кулга-кул... озак еллар бергә. Авылдашлары алдарга мөмкинлек бирмәс.
Мәкаләбез каһарманын туган көне белән котларга район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Ютазы авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Фәния Әхмәтшина, Ютазы авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сафиуллина һәм башкалар килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев