Сугышчының әти-әнисенә — командирдан Рәхмәт хаты
Ютазы авылында яшәүче Фаил һәм Миләүшә Хуҗиннарга уллары Рафаэль хезмәт иткән хәрби часть командирыннан Рәхмәт хаты килде.
«Безнең полкта санинструктор сыйфатында хезмәт иткән чор эчендә Рафаэль Фаил улы үзен бары тик яхшы яктан, намуслы һәм куелган бурычны төгәл үтәүчән солдат буларак танытты. Командирларга һәм җитәкчеләргә төрле мәсьәләләрне хәл итүдә һәрвакыт ярдәмгә килә. Хәрби бурычын лаеклы үти, хезмәттәшләре сәламәтлеген кайгырта, хәрби хезмәтнең бар авырлыкларын да зур кыюлык белән кичерә. Улыгыз — чын солдат, Ватан сакчысы, моның өчен Сезгә рәхмәт белдерәбез. Ул гаиләсе намусына тап төшерми һәм тырыш хезмәте белән үзенә дә, шундый шәхес тәрбияләгән ата-анасына карата да иң яхшы сүзләргә лаек...», диелә без укыган хатта. Кем соң алар, шундый да мактауга лаеклы якташыбызның әти-әниләре? Танышыйк. Рафаэль санитар инструктор булып хезмәт итә — яралыларны яу кырыннан алып чыга, госпитальгә озата, укол ясый һәм дару тамызгыч куя... Баксаң, медиклык сәләте аңа хаклы ялга чыкканчы шәфкать туташы, фельдшер булып эшләгән әнисеннән килә икән. Миләүшә Хуҗина чыгышы белән Ютазыдан. «Акушерлык эше» белгечлеге буенча Бөгелмә медицина училищесын тәмамлагач, аны Алма-Ата фельдшерлык пунктына эшкә тәгаенлиләр.
— 1979 елдан бирле шул һөнәрдәмен, — ди ханым. — Нәкъ шул елда эшкә юллама алдым. Алма-Ата халкынан тыш, Малиновкада эшләү дә минем вазифада иде. Фельдшер ялга китә икән, тагын ике авыл — Аника белән Кәркәле дә өстәлә. Яңа туган сабыйларга өйләренә барып медицина ярдәме күрсәтү, йөкле хатыннарны озата бару, прививкалар, уколлар, системалар кую... Кем әйтмешли, олысының да, кечесенең дә сәламәтлеге өчен көрәшергә туры килә иде.
80нче еллар башында Миләүшә Мөнир кызы кияүгә чыга: аның насыйбы Фаил тумышы белән Баулы районы Исергәп авылыннан. "Авыл хуҗалыгы техникасы"нда эшли. Яшьләр тиздән Ютазыга күченә. Фатир алалар, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Рафаэль гаиләдә иң олысы. Сүз уңаеннан, кызлары Зөлфия һәм Гөлфия дә әниләре юлыннан атлаган — табиблык һөнәрен сайлаган. Зөлфия Яссы-Тугайда фельдшер булып эшли, Гөлфия Казан хастаханәләренең берсендә реанимация бүлегендә хезмәт куя. Шулай итеп, медиклык Рафаэльнең канында, дияргә була. Миләүшә Хуҗинаның төп һөнәри юлы Ютазы амбулаториясе белән бәйле.
— Физкабинетта эшләсәм дә, универсал булырга туры килде, — ди ул. — Хәер, бездә барысы да бер-берсен алыштырырга сәләтле иде. Кирәк чакта теш кабинетында, процедурада, регистратурада эшли ала идем. Ул елларда амбулаториягә баш табиб Кәрәм Хөснетдинов җитәкчелек итте. Коллектив дус, бердәм булды. Педиатр Гүзәл Шабаева, гомуми практика табибы Зәбир Шәрәфиев, шәфкать туташлары Мария Майорова, Раушания Аксанова, Гөлфирә Фәсхетдинова, Зөлфия Мөхәмәтханова, Гүзәл Мөгътәсимова, Земфира Хөҗҗәтова, Галина Вахитова... Һәммәсен дә санап чыгарлык мени? Берсе дә медицина тармагында очраклы кеше түгел, һөнәр осталары. Аңлашыла да, авыруның холкы тора-бара катлаулана. Әлбәттә, аның белән уртак тел табарга туры килә.
Хуҗиннар гаиләсе инде утыз ел үз йортында яши. Ишегалдында сыер, бозау, сарык, йорт кошлары — тавык, үрдәк, казлар, дигән сүз. 30 сутыйдан артык бакчаны трактор белән эшкәртәләр. Рафаэль өлешчә мобилизация буенча 2022 елның октябрендә хезмәткә алынган. Инде өч тапкыр кыска ялда да булган. Әти-әнисе киләсе кайтуының ахыргысы булачагына өметләрен югалтмый — өйдә эш җитәрлек ләбаса!
Роза Әхмәдиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев