Сугыш чоры балалары яшәү ямен, ипи тәмен яхшы белә.
Бу дөньяда күпне күргән, хәсрәт кичергән кеше чит кайгыдан беркайчан да көлми.
Чөнки ул күңел газабының, җан әрнүенең никадәр авыр икәнен яхшы аңлый. 21 февраль көнне Әбсәләм авылында яшәүче Гаптелфәрит Гыйматдин улы Гыйматдинов 90 яшьлек юбилеен билгеләде. Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин исеменнән аны район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов һәм Әбсәләм авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Кубашева котлады. Алар юбилярга Рәсәй Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды. Әбсәләм авылы ветераннар советы рәисе Миңнегөл Мостафина да үзенең котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләрен җиткерде.
Гаптелфәрит ага белән әңгәмә корганда, ул безгә үзенең язмышы, үткән тормыш сукмаклары турында бәян итте. Язмабыз герое Балтач районының Исмәгыйль авылында күп балалы гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килгән. 1941 елда, аңа 9 яшь чагында, әтиләре авырып вафат булган. Бер елдан соң, иренең үлем кайгысыннан әле аякка да басарга өлгермичә, әниләре дә якты дөнья белән хушлашкан. Гаптелфәрит бары өч сыйныф белем алырга өлгергән.
- Ничек кенә укырга теләсәм дә, мәктәпкә йөрергә кием, ашарга ризык булмады, - дип искә ала ул. Ятим Гаптелфәритне үзенә сыендырган өлкән апасы Гасыйманың күп балалы гаиләсенә булышырга кирәк була. Апасына аз булса да ярдәм итәр өчен, укуын дәвам итәргә җөрьәт итми. Шулай итеп, бик яшьли ул көтүче булып эшли башлый.
Сугыш чорында авырлыклар да, хәвеф-хәтәрләр җитәрлек була, өстәвенә ашарга ризык, кияргә кием юк. Әмма бар кеше дә эшләп көн күрә, ничек тә исән калырга тырыша. Ул чакта беркемнән дә ризалык сорап тормаганнар: телисеңме, юкмы, шул эшкә барасыңмы, бармыйсыңмы... Боерык чыгаралар да, кая кирәк, шунда җибәрәләр.
Гаптелфәрит Гыйматдинов та шулай итеп чит җирләргә барып чыга. 1950 елда аны, башка яшьтәшләре белән бергә, шахтер һөнәрен үзләштерү өчен, Свердловск өлкәсенә ФЗУга җибәрәләр. Аннары ул Урта Азиядә шахтада эшли. Биредә булачак тормыш юлдашы - Урта Азиядәге энесе янына кунакка килгән Сәкинә белән таныша. Яшьләр гаилә кора, аннары бергәләп Әбсәләмгә кайталар, йорт салып чыгалар, 3 ул тәрбияләп үстерәләр.
Ятимлектә узган балачак еллары, тормыш михнәтләре аның сәламәтлегенә йогынты ясамый калмый. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, Гаптелфәрит ага 50 яшендә лаеклы ялга чыга. Ул озак еллар Әбсәләм комбинатында бетончы һәм төзүче булып эшли. Ветеранның хезмәт юлы 44 ел тәшкил итә.
16 ел элек аның кадерле һәм яраткан хатыны вафат була. Иң якыннарын –тормыш юлдашын, өч улын югалту ачысын Гаптелфәрит ага бик авыр кичерә. Ләкин ничек кенә булмасын, ул үзендә алга таба яшәргә көч таба.
Хәзерге вакытта юбиляр үз йортында оныгы – уртанчы баласының улы белән гомер кичерә. Аны яраткан, хөрмәт иткән онык-оныкчыклары бүген Гаптелфәрит аганың иң зур куанычы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев