Сәяхәтебез Тарлау һәм Ак Юл авылларына
Кече авыллар ничек яши һәм аларда кемнәр гомер кичерә? Бу сорауларга без Димтамак авыл җирлегендә җавап эзләп таптык.
Тарлау. Авылга кергәндә үк безне җәйләүдә йөрүче сыер, сарык һәм ат көтүләре каршылады. Соңгы вакытта мондый күренешне еш күзәтергә туры килми, чөнки терлекләрне тоту технологиясе елдан-ел үзгәрә бара. Авыл, озакка сузылган җәйге эсседән талчыккандай, тынлыкка чумган... Әнә, биек агачлар күләгәсендә ике малай утыра. Килеп туктаган машина тавышына да игътибар итмичә, мөкиббән китеп, телефоннарына “ябышканнар”. Ә менә ике эт, кызудан әлсерәгән, арыган булуларына да карамастан, таныш түгел кунаклар турында хуҗаларына хәбәр итеп тә өлгерделәр. Тик аңа карап кына тәрәзә пәрдәләре селкенмәде, капкалар да ачылмады. Ярый соң, менә бу йортка булса да керик.
Безне 82 яшьлек Фәния Бакирова каршы алды. Ул биредә инде 60 елдан артык гомер итә икән. Күп еллар «Правда» колхозында (хәзерге «Уңыш» җәмгыятендә) сыер савучы булып эшләгән.
- Сыерларны өч тапкыр сава идек, - дип сөйли Фәния апа. – Әлбәттә, кул белән, кыш көннәрендә 18 сыер, җәйләрен 20-25 сыер саудык. Иртән дә, кич белән дә дүрт 39 литрлы флягаларны (Авт. искәрмәсе: ни өчен 40 литрлы түгел икән?) тутырдык. Шунысы яхшы, утар безнең бакча артында гына урнашкан иде. Сыерларны үзебез үк ашата һәм эчертә, тиресен дә чистарта идек.
Хуҗалыкта да сыер белән ат тоттык. Атны Кымыз-таудан колын вакытында ук алдык та, сыер сөте эчертеп үстердек. Альбина дип исем куштык. Шулкадәр акыллы иде. Авыл халкы да белә иде аны. Кайчагында, атны эзләп йргәндә, сезнең Альбина әнә шунда, дип әйтәләр иде. Бабай вафат булганнан соң да, әле безгә ике ел хезмәт итте. Ә аннары аны яхшы кулларга тапшырдык, Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләр алды.
Фәния апа бүген улы белән яши. Кызы гаиләсе белән күрше авылда гомер кичерә. Сәламәтлеге, әлбәттә, хәзер инде мактанырлык түгел, аяклары сызлый. Шулай да кул чалгысы белән ишегалдындагы үләннәрне дә чаба, йорт, бакча эшләрен дә башкара. Узган гасырның хезмәт коралы булган чалгыны хәзер күп кенә яшь ир-егетләр тота да белми, хәтта. Менә шундый көчле рухлы, нык апаларыбыз яши безнең авылларда. Язмышны хурламыйлар, беркемне дә тиргәмиләр, авылның матур үрнәге булып тормыш итәләр.
Ак Юл. Никадәр генә эссе булмасын, моңа кадәр бу авылда һава торышы ничектер башкачарак иде, чөнки елга ягыннан рәхәт җил исә. Быел нидер үзгәргән кебек. Баксаң, 2010 елгы эсселек үз эшен эшләгән, елга кипкән. Тимер юл кичүе янындагы Нуретдин бабай күле дә инде юкка чыккан.
Ак Юл авылында безнең әңгәмәдәшебез - 75 яшьлек Тәслимә Шәрәфетдинова булды. Ул авыл тарихы турында хатирәләре белән уртаклашты. Шундый сорау туа: кече авыллар каян барлыкка килә? Кагыйдә буларак, барысы да җир мәсьәләсе белән бәйле. Халыкның бер урында күпләп туплануы җиргә кытлык китереп чыгарган. Һәм кешеләр, ул чорда яшәү чыганагы булып торган, тормыш итәргә, хуҗалык тотарга яраклы яңа җирләр эзләргә мәҗбүр булган.
- Әти ягыннан бабам Сафа Гыйматдинов 1928 елда, 29 гаилә белән берлектә, ат җигеп, олаулар белән, Лениногорск (элекке Шөгер районының) Яңа Иштирәк авылыннан күченеп килгән. Күрәсең, нәсел хәерчеләрдән булмаган.
Шаһитлар сөйләвенчә, ашлар уздырганда, алар кунакларны берничә тапкыр чакырып, кунак иткән. Халыкта бабайны Сафа-күтән дип йөрткәннәр. Бу аның хуҗалыкларында күп терлекләр асравы белән бәйле, дип уйлыйм. Ә ул елларда терлекнең эчәк, карта кебек эчке әгъзалары хәерчеләр ризыгы булмаган. Әтием Идрис Сафа улы Зәбиров 19 яшендә фин сугышына киткән. Өйгә кайтырга да өлгермәгән, шуннан ук Бөек Ватан сугышына киткән. 41 нче елның сентябрендә инде фронтка киткән. Бәхеткә, ул сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан.
Тәслимә Шәрәфиеваның хәтерендә шундый вакыйга саклана: кулакларга каршы көрәш барган заманда аның бабасы, авылдан ерак түгел җирдә чокырлар казып, ашлыкны шунда яшереп саклаган. Әнисе аны "Татарстан чокыры" дип атый торган булган. Менә шундый кырыс заманнар... Кайдадыр җир, кайдадыр эшчеләр җитмәгән. Бу җиргә иштирәклеләр аяк басканда, монда аттан да биек булып чүп үскән. Әлеге хезмәт сөючән кешеләр биредә тормыш коргач, игенен дә үстергәннәр, терлеген дә асраганнар, йортлар да салганнар.
Тәслимә ханым, Ак Юлда туып үскән, районда һәм аннан читтә танылу алган шәхесләр турында горурланып сөйли. Алар - Риф Галимов, Зәния Хәсәнова, Нәҗип Сафиуллин, Рәсим Зыятдинов, Сания Галләмова, бакыйлыкка күчкән Габит Хәсәнов…
Әңгәмәдәшебез еллар кайтавазын үзенә сеңдергән, тормышлар җайланып килгән чорларны искә төшереп торган фотосурәтләре белән дә бик теләп уртаклашты.









Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев