Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Табиб: Сентябрь ахырында коронавирус белән авыручылар саны артачак

Авыручылар санының артуы көзге сезон башлануы, кешеләрнең отпусклардан кайтуы һәм уку елы башлануына бәйле, дип аңлатты табиб.

Сентябрь азагы — октябрь башында Россиядә Covid-19 белән авыручылар саны арта башларга мөмкин. Бу хакта Мәскәүнең Коммунарка бистәсендәге хастаханәнең баш табибы Денис Проценко кисәтте, дип хәбәр итә Екатеринбург порталы Е1.ru.

«Кайбер факторларның туры килүе — көзге сезон, кешеләрнең отпусклардан кайтуы һәм уку елы башлану — коронавирусның артуы өчен сентябрь азагы — октябрь башында шартлар тудырырга мөмкин», — дип белдерде белгеч.

Шулай ук көз көне грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны да арта. Шунлыктан авырмас өчен прививка ясату мөһим, диде табиб.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев