Таләп итә беләбез, күрә белергә дә кирәк
Бәйрәкәтамак авылындагы чишмәләрнең суы саф, тик менә эчәргә яраклы су үткәргечләре белән йортлар гына тоташмаган - Бәйрәкәтамак авыл җирлегендә узган җыенда халык күтәреп чыккан сорауларның берсе булды ул.
Шәхси ихаталар белән беррәттән суга авылның социаль-көнкүреш объектлары да тилмерә. Әйтик, мәдәният йорты хезмәткәрләре суны бер ара чишмәдән ташырга мәҗбүр булгган булса, хәзер ул чишмәдә корыган, ә менә фельдшер-акушерлык пунктында кул юарга да су булмавы - монысы инде бернинди канун кысаларына да сыймый торган күренеш. Гомумән, Бәйрәкә-Тамак авылы халкында медицина өлкәсенә карата сораулар һәм дәгъвалар шактый җыелган булып чыкты. Шул ук ФАПның ишеге бүген булмаса, иртәгә җимерелеп төшәргә тора икән. Үзәк хастаханәдә күз табибы булмавы да авыл халкын борчылырга мәҗбүр итә. Гыйнвар аенда авыру баласы белән ашыгыч ярдәм бүлегенә эләккән ана исә сабыена беренчел медицина ярдәменең оператив күрсәтелмәвенә, хәтта куелган диагнозның Лениногорск хастаханәсәндә расланмавына зар-интизарын белдерде. Район үзәк хастаханәсе табибларына мөрәҗәгать иткән бәйрәкәтамаклыларны Бәйрәкә участок хастаханәсенә юллаулары да авыл халкында зур канәгатьсезлек тудырды, гәрчә иминиятләү полисы теләсә кайсы медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итү хокукы бирсә дә... Район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Илдар Вилданов белгечләр җәлеп итү белән даими шөгыльләнүләрен, ФАПларны ремонтлау буенча республикада программа эшләвен һәм ел саен торак пунктларда 100 мең сумга берничә медицина учреждениесе төзекләндерелүен хәбәр итте. Димәк, якын киләчәктә бу бәхет Бәйрәкәтамак пунктына да елмаячак. Башка сорауларны да ул игътибарга алды.
Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Әгълиева чыгышыннан аңлашылганча, узган елда электр хуҗалыгын тәртипкә салу өчен 510 мең сумлык эш башкарылган: СИП кабельләр сузылган, яктырткычлар куелган... Шулай да яшәүчеләр арасында тәүлекнең караңгы вакытында урамнарның яктыртылуыннан канәгать булмаучылар да табылды. Тик алар әйткән урыннарда яктырткычлар бар булып чыкты, ә инде лампочка, җәмәгать, өйдә дә янып чыкмыйча тормый. "Урамнарны яктырту" республика программасы җирлектә агымдагы елда да эшләячәк.
Кеше эшен читтән карап йөргәндә, һәрвакыт кыек-мыек җирне табарга була, тик менә шуны турайту өчен кем генә шәхси инициативасын белдерә икән? Зөлфия Әгълиева, урам өмәләрендә генә түгел, хәтта зиратларны тазарту кебек изге эштә катнашырга теләүчеләрнең саны елдан-ел кими баруын ассызыклады. Бәйрәкәтамакта балаларга уйнарга махсус урын булмавына беренче тапкыр гына зарланмаучы ханымга ни өчен әле авыл уртасындагы паркта кардан тау ясауны үз кулына алмаска, авылдашларын оештырмаска ди? Су юк? Өйләрдә булмаса да, һәркемнең ишек алдында борауланган кое бар, ике-өч чиләк су жәл булмас!
Узган елда җирлек үз көче белән составына керүче өч торак пунктта мәктәп автобусы маршруты уза торган юлларга 12 данә юл билгесе куя. Бу - вакыт таләбе. Бәйрәкәтамак авылы аша уза торган автомобиль юлы - ул федераль юл. Табигый ки, аңа авыл җирлеге хезмәт күрсәтергә тиеш түгел. Шулай да, урам башында тизлек режимын чикләүче билге булмавыннан канәгатьсезлеген белдергән кайбер кешеләргә җавап итеп, Зөлфия Әгълиева тиешле юл билгесен сатып алырга вәгъдә итте, шул ук вакытта аны бергәләп урнаштыру тәкъдиме белән дә чыкты. Бергә эшләгән эшнең җимеше татлы була аның. Агымдагы елга билгеләнгән эшләргә килгәндә, Бәйрәкәтамак авылы мәдәният йортына су кертү, парк коймасын яңарту, юлларны, зиратларны, урам утларын ремонтлау, Көрәш-Бүләк авылы клубына тәрәзә кую, аны җылылык ситемасына тоташтыру һәм башка эшләр күздә тотыла. Бу максатларга ирешү район бюджетының тулылануыннан тора, шулай ук торак пунктларның тагын да төзекләнүе, матурлануы өчен үзара салым акчасының вакытында һәм тулаем җыелуы таләп ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев