Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ташкичү авыл җирлеге Сабан туен бәйрәм итте

Узган шимбә иртәсендә Ташкичү авыл җирлеге халкы күп санлы кунаклар белән бергәләп җир кешесенә мәдхия җырлаучы Сабан туен бәйрәм итте.

Районда урнашкан күркәм традиция буенча күрсәтмә Сабан туен оештырган Ташкичү авыл җирлегендә яшәүчеләрне, милли бәйрәмебезне хөрмәт итеп, ераклардан кайткан туган-тумачаларны район башлыгы тәбрик итте.

- Олыбыз һәм кечебез яратып өлгергән бәйрәм - Сабан туе Ютазы җиреннән атлавын дәвам итә икән, бу безгә тагын бер кат очрашу, күрешү, безгә тагын да узара якынаю өчен матур сәбәп. Һәм мин сезне янәдән милли бәйрәмебез белән котлыйм. Ташкичү авыл җирлегендә яшәүче халык үзенең бердәмлеге, хезмәт сөючәнлеге белән миндә күптән инде соклану хисе уятты. Форсаттан файдаланып, мин тормыш җанлыклы халыкка чын рәхмәтемне җиткерәм. Бәйрәмнәребез мөбарәк булсын! - дип билгеләп узды Рөстәм Нуриев кереш сүзендә.

Авылдашларына, кунакларга изге теләкләрен Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев җиткерде. Җирлектә шактый уңышлы гына эшләп килүче Тукай исемендәге җәмгыять директоры Әсгать Абдуллин кырчылык алдынгыларын, терлекчелек уңганнарын мәйданга чакырды. Аларның һәрберсенең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә хуҗалык язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыга, терлекләрнең продуктлылыгы шактый арта. Хезмәт коллективының позициясен ныгытуга үзләреннән саллы өлеш керткән һәркем акчалата премиягә лаек булды. Агымдагы елда гомер бәйрәмнәрен - юбилейларын билгеләп узган хезмәтчәннәр дә кадер-хөрмәт күрсәтелде. Бәйрәм иртәсендә Тукай исемендәге җәмгыять белән өзлексез 26 ел җитәкчелек итүче Әсгать Абдуллинның үзен дә күңелле сюрприз көтә булып чыкты. Авыл активистлары аны күптән түгел генә булып узган 60 яшьлек юбилее белән тәбрик иттеләр, алыштыргысыз җитәкчеләрен чәчәкләргә күмделәр.

Кече Урыссу мәхәлләсе имам-хатыйбы Камил Абдуллинның да бу көнне авылдашларына әйтер сүзе бар иде. Ул Сабан туен хәерле догасы белән генә башлап җибәреп калмады, дин әһеле күпләргә үрнәк итеп куярлык төзек ихаталарда яшәүче авылдашларына - Ирек Галиев, Кәшиф Вәлиев, Раушания Усманова, Рәсим Таҗиев, Сәетмәгърүф Галиев гаиләләренә бәйрәм күчтәнәчләре өләште. Камил хәзрәт дөньяга аваз салган сабыйларга тирән мәгънәле чын мөселман исемнәре кушу очракларының елдан-ел артуын горурлык хисе белән билгеләп узды. Айваз - тулы һәм якты ай дигән мәгънә салынган исем белән кечкенә сабыйларын атаган Усмановларга, Тукай исемендәге җәмгыятьтә тырышып эшләүче яшь гаилә - Мәрдановларга истәлеккә бүләкләр тапшырды. Авыл зиратларын һәм мәчетен ремотлауда зур ярдәм күрсәтүче Баулы нефтьчеләре дә авыл халкының эчкерсез рәхмәтенә лаек булды.

Сабан туе дәвам итте. Үзәк сәхнәдән җыр-моң агылды. Авыл үзешчәннәре башкарган "Сабан туе - хезмәт туе" җыры астында зәвык белән бизәлгән тройкалар мәйдан әйләнде. Ташкичү авыл җирлеге халкын, кунакларны бәйрәм белән котлап, Әбсәләм авылының иҗат төркеме - "Сердәш" ансамбле үзенең иң матур, халыкчан җырларын бүләк итте. Алар чыгышын Яр Чаллы каласыннан килгән "Әллюки - моңлы көй" төркеме артистлары күтәреп алды. Иркен мәйдан уртасында спорт ярышлары һәм уеннар башланды. Әллә кайчан ук кыек багана янында чират алган бала-чага ниһаять үзенең җитезлеген күрсәтергә кереште. Чүлмәк вату уены, туры багана, волейбол мәйданчыгы, ат чабышы үз янына бик күп тамашачыны җыйды. Оештыручыларның чиләкләрендәге йомырка өлкәннәргә генә түгел, балаларга да җитте - кашыкка йомырка салып йөгерергә теләүчеләр шактый булды. Бу арада иң мавыктыргыч һәм ел буе көтеп алган ярыш - милли көрәш башланды. Келәм өстендә билбирмәс ир-егетләр очрашты. Әмма Илдар Габдрәфыйков барысыннан да көчлерәк, сәләтлерәк булып чыкты. Бүләк читкә китмәде - сөлектәй егетнең киң җилкәсенә тәкә салганда, мөгаен, горурлык кичермәгән бер генә авыл кешесе дә калмагандыр. Эштә генә түгел, бәйрәмдә дә бердәм булган ташкичүлеләр Сабан туеның абсолют батырын да үзләре тәрбияләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев