Ташкичү авылы өлкәннәренә – бәйрәм күчтәнәче
Өлкәннәр декадасының соңгы көнендә Кече Урыссу авылы үзешчәннәре ташкичүлеләргә бәйрәм концерты бүләк иткән.
Кояш нурлары астында көзге урманның сарылы-кызыллы «кәртинкәсеннән» күзләр камашса, Ташкичү авылы мәдәният йортына агылучы әбекәйләрнең күтәренке күңелләреннән тирә-як тагын да нурга күмелгән. Тамашачыларның иң яшенә өч ай булса, иң өлкәне Зифа апа Исәнбаевага - 90 яшь. Үзешчәннәр чын күңел биреп башкарган һәр концерт номеры көчле алкышларга күмелгән, сәхнә ветераны Сиринә апа Кириллова, өйдәге эшләрен өеп калдырып, яшьлек елларын искә төшереп, җырлап кына калмаган, биеп, клуб идәненең тузаннарын кузгаткан. Котлаулар, изге теләкләр күп яңгыраган очрашу чәй мәҗлесе белән тәмамланды, дип хәбәр итә Кече Урыссу авылы китапханәчесе Илсөяр Валеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев