Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ташкичү авыл җирлеге: юллар тигез, су бар

Авыл җирлеге территориясендә башкарыла торган төзелеш һәм төзекләндерү чаралары буенча Ташкичү авыл җирлеге, чыннан да, бик күпләргә үрнәк булып тора.

 

Моның шулай булуын халык белән очрашуга килгән Аяз Шафигуллин да билгеләп үтте. 
Җирлектә юлларны, су линияләрен, урамнарны яктырту, чишмәләрне, һәйкәлләре яңарту һәм карап тоту буенча бик күп эшләр күрелә. Әйтик, Ташкичү авыл җирлеге составына кергән дүрт торак пунктта 115 данә светодиодлы яктырткыч кына куелган. 
Соңгы биш елда “Чиста су” дәүләт программасы буенча суүткәргечләрне алмаштыру бәрабәренә агымдагы җәйдә Кече Урыссу авылында су кытлыгы күзәтелмәгән. Сүз уңаеннан, Ташкичү авылы да әлеге программага кертелгән, димәк, якын киләчәктә монда да су линиясен алмаштыру буенча чаралар күреләчәк. 
Шушы көннәрдә республика программасы һәм үзара салым хисабына Кече Урыссу һәм Ташкичү авылларында юлларны норматив хәлгә китерүне башлау күздә тотыла. Форсаттан файдаланып, Рамил Вәлиев киләсе елда да үзара салым акчасына авыл юлларын ремонтлауны дәвам итү тәкъдиме белән чыкты.
Ташкичү авыл җирлегендә яшәүчеләрнең район җитәкчелегенә берничә сорау белән мөрәҗәгать итте. Асылда алар мәгариф учреждениеләрендә тәрәзәләрне алмаштыру белән бәйле булды.
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев