Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ташкичү җирлегеннән Рамил Валеев - эколидер

«ЭКОлидер» республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Валеев призерлар исемлегендә.

Экологик куркынычсызлык, тирә-як табигатьне саклау һәм яклау кебек сорауларга киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүне максат итеп куйган бәйгедә Ташкичү авыл җирлеге су буйларында узган өмәләрне, чишмәләрне төзекләндерүне, мәктәпкә эшләп килүче экология түгәрәге эшчәнлеген чагылдырган материаллар белән катнаша һәм “Җирле үзидарә органнары” номинациясендә уңышка ирешә. Безнең районның эколидеры Рамил Валеев кичә Казанда узган җиңүчеләрне котлау тантанасында катнашты һәм 30 мең сумлык сертификат белән билгеләнде.

Ильмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев