Ташкичү авылы балалары - туган көндә
Ташкичү авылында балалар өчен уенлы-җырлы туган көн уздырылган. Чарага 15 бала җыелган.
Ташкичү авыл клубы Зиннура Катермина хәбәр итүенә караганда, җәйге каникулда ял итүче малайлар һәм кызлар өчен оештырылган туган көн тамашасы бик күңелле узган. Нинди туган көн бүләксез уза икән? Бу көнне дә күчтәнәчләр өләшенгән. Шулай да бергәләп тәмле карбыз ашау иң күңеллесе булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев