Татарстан 15 июльдә һава торышының кискен үзгәрүенә әзерләнә - синоптиклар шул хакта кисәтә
15 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Метеорологлар мәгълүматларына караганда, республикада кайбер районнарда көчле явым-төшемнәр (яңгыр, боз), шулай ук яшен булуы ихтимал. Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Аерым алганда, башкалабыз Казанда 15 июль көнне, урыны белән яшенле яңгыр көтелә, җил секундына 16 метргача көчәергә мөмкин. Моннан тыш, төнлә һәм иртән шәһәрдә томан төшүе фаразлана.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе атна ахырына кадәр Татарстанда көнбатыш циклон йогынтысында тотрыксыз, артык эссе булмаган һава торышы сакланачагы турында игълан иткән иде. Әлеге циклонның Үзәк Россия территориясеннән көнчыгышка таба юнәлүе узган атна ахырында ук башланды, дип хәбәр иткән иде РФ Гидрометеоүзәгенең бүлек башлыгы Александр Голубев.
"Татар-информ" агентлыгы хәбәр иткәнчә, июльнең икенче ункөнлеге республикада нормадан ике градуска салкынрак булачак: төбәктә уртача һава температурасы +18,2 градус, ә Казанда +19,0 градус булачак.
https://tatar-inform.tatar/news/sinoptiki-predupredili-tatarstancev-o-nepogode-15-iyulya-5926367
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев