Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан автотуристларны регионның иң яхшы маршрутлары буенча сәяхәткә чакыра

Татарстан Республикасы туристлык инфраструктурасын үстерүне дәвам итә, автосәяхәтчеләргә төрле озынлыктагы һәм дәвамлылыктагы сыналган автомобиль юнәлешләре тәкъдим итә.

Барлык маршрутлар да «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында эшләнә һәм путешествуем.рф. сайтында күрсәтелә.

«Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, төньяк-көнбатыш һәм үзәк төбәкләрдә яшәүчеләр М-12 трассасыннан Татарстанга берничә сәгатькә тизрәк килеп җитә ала. Трасса ачылганнан бирле автотуристлар агымы бермә-бер артты: Казан урамнарында безгә элек килмәгән төбәкләрдән машиналар еш күренә башлады. М-12 трассасы ачылганнан соң ике ел эчендә автомобильчеләр аннан Мәскәүдән Казанга кадәр 52 миллион тапкыр узган», – дип сөйләде Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов.

Беренче «Борынгы заманнан хәзерге заманга кадәр: гаҗәеп Татарстан» маршруты 6 көнгә исәпләнгән, аның озынлыгы 390 км. Сәяхәтчеләр Осиново күлен, Казан Кирмәнен, Зөя утрау-шәһәрчеген һәм Биләрдәге урта гасыр башкаласының археологик казылмаларын карый ала. Маршрут гаилә белән ял итү өчен бик уңышлы һәм ел әйләнәсе ачык.

«Тарих сәхифәләре буйлап: Татарстан серләрен ачабыз» маршруты 4 көнгә исәпләнгән, озынлыгы 284 км. Программага Кама Тамагында Чулман һәм Идел елгалары кушылган урынны карау, борынгы Зөя һәм андагы XVI гасыр чиркәүләре белән танышу, шулай ук Казандагы төп истәлекле урыннарны күрү керә. Маршрут май аеннан сентябрьгә кадәр ачык.

Өченче маршрутның озынлыгы 266 км һәм ул 5 көнгә исәпләнгән. Туристларга Лаештан алып Казанга кадәр сәяхәт тәкъдим ителә, һәм ул күренекле мәдәният әһелләре исемнәре белән бәйле Алабуга шәһәрендә тәмамлана.

«Татарстан – 1001 ләззәт төбәге» – иң масштаблы автомаршрут, аның озынлыгы 960 км һәм ул бер атнага исәпләнгән. Программага республиканың барлык төп урыннары керә: Зөя утрау-шәһәрчегеннән башлап хәзерге Чаллыга, борынгы Болгардан башлап Тәтешкә кадәр. Маршрут буенча ел әйләнәсе йөреп була.

2025 елда Татарстанның туризм тармагы үсеш күрсәтте: төбәк 4,5 миллионга якын кунак кабул итеп, яңа рекорд куйды. Ведомство мәгълүматлары буенча, туристлар агымы, 2024 ел белән чагыштырганда, 19 процентка арткан.

https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-avtosayaxatcelarne-tobaknen-in-yaxsy-marsrutlary-buenca-sayaxatka-cakyra-5922683

Фото: © Султан Исхаков / «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев