Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан Республикасында волонтерлык үсешенә керткән өлеше өчен «Мәрхәмәтле Татарстан»премиясе булдырылды

Төбәк башлыгы Рөстәм Миңнеханов тиешле указга кул куйды.

Премия Татарстан волонтерларын ачыклауга, аларга ярдәм итүгә һәм бүләкләүгә юнәлдерелгән. Аны ирекле эшчәнлектәге күренекле казанышлары өчен бирәчәкләр. Быелдан 300 мең сумлык ике премия — гражданнарга, чит ил кешеләренә һәм гражданлыгы булмаган затларга (коллективларны да кертеп), шулай ук 500 мең сумлык ике премия — оешмаларга тапшырылачак. Республика рәисе премияне гамәлгә кую идеясен Дәүләт Советына юлламасында җиткерде. Ул волонтерлар һәм оешмаларның казанышларын тануның иң югары формасы булачак, төбәктә иреклелеккә системалы ярдәм итү традицияләрен дәвам итәчәк. Бу халыкның һәм яшьләрнең волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп ителүен дә кертеп, федераль дәрәҗәдә билгеләнгән төп күрсәткечләргә ирешүгә уңай йогынты ясаячак, бу «яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә, — дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров. «Татарстан Республикасы иреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин бүгенге көндә волонтерлык — мәгариф, экология, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм итү өлкәсендәге бурычларны хәл итә торган көчле социаль көч, дип өстәде. «Бу көч нәтиҗәлерәк эшләсен өчен, без эшкә якын килү юлларын модернизациялибез, шул исәптән волонтерларның көндәлек хезмәтен бүләкләүгә дә. Бу Указның барлыкка килүе-безнең уртак җиңүебез. Хөкүмәткә һәм республика Рәисенә регионда волонтерлыкны үстерү һәм иреклеләр инициативаларын даими хуплаулары өчен рәхмәт белдерәбез», — диде ул.

https://yutazy.ru/news/obschestvo/v-respublike-tatarstan-ucrezdena-premiia-raisa-rt-za-vklad-v-razvitie-volonterstva-dobryi-tatarstan

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев