Татарстан түрәләрен алкоголь лицензияләре өчен ришвәт алуда гаепләделәр
Татарстанда ике вазыйфалы зат - ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең лицензияләү бүлеге башлыгы һәм ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының дәүләт инспекторы ришвәтчелек буенча җинаять кылуда гаепләнә.
Алар РФ Җинаятьлщр 291.1 маддәсенең 2 өлеше (ришвәтчелектә арадашчылык итү) һәм РФ ҖК 290 маддәсенең 5 өлеше «а» п. (ришвәт алу) буенча гаепләнәләр. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр иттеләр. Киң мәгълүмат чараларында ачыклаганча, 20 ноябрьдә Казанның Яңа Саба суды ришвәт алуда гаепләнелеп тоткарланган Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе бүлеге башлыгы Илдар Хузинны өй арестына җибәргән. Дәүләт комитетыннан фаразланган арадашчы Артур Газизуллин читкә чыгып китмәү турында култамга белән җибәрелгән, дип ачыклык кертә безнең чыганаклар. 2025 елның май аеннан октябрь аена кадәр Дәүләт комитеты инспекторы арадашчы булып чыгыш ясады, Дәүләт алкоголь инспекциясе бүлеге башлыгына 150 мең сум бирде. Акчалар Казан эшкуарыннан законнарны читләтеп, алкоголь продукциясен сатуга лицензия алуда ярдәм иткән өчен алынган. Нәтиҗәдә эшкуар Казандагы ике сәүдә объекты өчен алкоголь сатуга лицензия алган. Гаепләнүчеләр үзләренең инкриминацияләнә торган җинаятьләргә катнашын танып кына калмыйча, алар тарафыннан кылынган хокукка каршы гамәлләрнең башка фактлары турында күрсәтмәләр дә биргәннәр. Бу яңа эпизодларга шулай ук җинаять эшен тикшерү барышында хокукый бәя биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев