Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан Хезмәт министрлыгы гаиләләр өчен ярдәм чаралары турында хәбәр итә

Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты уңышлы гамәлгә ашырыла, ул балалы гаиләләр санын арттыруга һәм традицион кыйммәтләрне ныгытуга юнәлтелгән.

Аерым игътибар күпбалалы, аз керемле, студент һәм авыл гаиләләренә юнәлдерелә. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Министрлык мәгълүматынча, ярдәм чаралары республикада дистәләгән мең кешене колачлый, аларга үсеш һәм киләчәк буын алгарышы өчен уңай шартлар тудырырга ярдәм итә.

Мәсәлән, 2026 елда 98,4 меңнән артык ата-ана балалар бакчасы түләүләренә компенсация алган: беренче бала өчен 20%, икенче өчен 50%, өченче һәм аннан соңгы балалар өчен 70%.

Шулай ук, айлык керемнәре 20 мең сумнан артмаган 10,7 мең гаилә белем бирү оешмаларында тәрбияләү өчен өстәмә компенсация алды.

Авыл җирендә яшәүче 666 әни бала туганнан соң бирелә торган бердәм түләү алды. 25 яшькә кадәрге хатын-кызлар беренче балалары өчен 100 мең сум, 29 яшькә кадәр өченче һәм аннан соңгы балалары өчен 200 мең сум ала.

3 яшькәчә 1,9 мең сабыйга дарулар сатып алу өчен ел саен 10 мең сум бирелде, ә яңа туган 732 бала кирәкле әйберләр тупланмасы белән тәэмин ителде.

Күпбалалы гаиләләргә ярдәм итүдә дә зур уңышларга ирешелде – бүген Татарстанда алар 59 меңнән артык.

2026 елда 244,5 мең кеше торак һәм коммуналь хезмәтләр түләүләрендә 30% күләмендә субсидия алды, 73,9 мең укучы юл чыгымнары өчен айлык субсидиягә ия булды. Шулай ук 6 яшькәчә 42,8 мең балага Татарстан Министрлар Кабинеты билгеләгән исемлеккә кергән даруларны бушлай алу өчен субсидия бирелде.

https://tatar-inform.tatar/news/tatarstannyn-xezmat-ministrlygy-gailalarga-yardam-caralary-turynda-soilade-5925273

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев