Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда 120 яшь эшмәкәр «Мәктәп бизнес-старты» проекты финалында катнашты

«Мәктәп бизнес-старты» проектының йомгаклау чарасында республиканың төрле төбәкләреннән 120дән артык сәләтле мәктәп укучысы җыелды.

Чара «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты кысаларында оештырылды һәм яшьләр үзләренең оригиналь бизнес-идеяләрен тәкъдим итү мөмкинлеге алды. Бу хакта Татарстанның Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форумда катнашучылар киң спектрдагы проектларны тәкъдим иттеләр: гадәти һөнәрләрдән алып, югары технологияле яңалыкларга кадәр. Финалга Казаннан һәм Минзәлә, Буа, Кама Тамагы, Теләче, Тәтеш, Бөгелмә, Сарман районнарыннан 12 команда чыкты.

Күрсәтелгән проектлар арасында аеруча инновацион эшләнмәләр аерылып торды: экологик чиста продукция җитештерү, балалар өчен мини-роботлар булдыру, GPS-трекерлы аксессуарлар әзерләү. Шулай ук, катнашучылар милли традицияләрне саклауга юнәлдерелгән заманча бизнес-форматларга – татар милли ризыклары пешерүдән башлап, милли бизәкле киемнәр тегүгә кызыксыну белдерделәр.

«Балалар уен аша финанс грамоталылыгы һәм эшмәкәрлек фикерләве нигезләрен үзләштерә, үз идеяләрен җиткерергә, командада эшләргә һәм проектларын экспертлар алдында якларга өйрәнә. Иң мөһиме – алар чын эшлекле тәҗрибә ала, ул аларга киләчәктә һөнәри юнәлеш сайлауга ярдәм итәчәк, ә күпләр өчен үз бизнес-идеяләрен гамәлгә ашыру өчен этәргеч булачак. Мондый алымнар республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итәрдәй кадрлар резервын формалаштыра», – диде Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары – Эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова.

Минзәлә, Буа һәм Сарман районнары командалары өч номинациядә җиңү яулады. Җиңүчеләр «Сколково» һәм Мәскәүнең башка әйдәп баручы инновацион мәйданчыкларына бару мөмкинлеге алачак. Җәлил бистәсенең 2нче номерлы урта мәктәбенә һәм Казанның 146нчы лицеена эшмәкәрлекне үстерү өчен сертификатлар тапшырылды.

«Мәктәп бизнес-старты» проекты Татарстан башлыгы йөкләмәсе буенча инде өченче ел үткәрелә. 2022-2025 еллар эчендә ул 45,3 меңнән артык мәктәп укучысын колачлаган, шуларның 21 меңнән артыгы – кече шәһәрләр һәм авыллар укучылары.

https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-120-yas-esmakar-maktap-biznes-starty-proekty-finalynda-katnasty-5924343

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев