Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда 449 студент хатын-кызга — 100 МЕҢ СУМ биреләчәк!

Бу яңа ярдәм чарасы яшь гаиләләрне, бала тууны арттыруны яклауга юнәлдерелгән.

2026 елга һәм 2027-2028 елларның планлы чорына Татарстан бюджетында көндезге бүлектә укучы әни булырга җыенган студент хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләүгә 44,9 миллион сум акча каралган. Түләү күләме 100 мең сум тәшкил итәчәк. Мәгълүматларга караганда, бу ел эчендә генә 449 студент хатын-кыз ярдәм алачак, дип хәбәр итә республиканың Финанслар министрлыгы.
Бу яңа төр ярдәм чарасы, булачак әниләргә, йөклелек һәм бала тууга әзерлек белән бәйле финанс тотрыксызлык чорында ярдәм итү максатыннан чыгып эшләнә. Бер тапкыр бирелә торган түләү, бала тууга бәйле чыгымнарны өлешчә капларга тиеш.

https://dzen.ru/a/ad5hcodP7i9xBKxY

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев