Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда 55 оешма бушлай эксперт ярдәме алачак

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты, «Нәтиҗәле конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында, 2026 елда Татарстанда тагын 55 оешмага эксперт ярдәме күрсәтәчәк.

Бу хакта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итә. Татарстан вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко билгеләп үткәнчә, әлеге проектта катнашучы компанияләр уртача 20 миллион сум икътисади нәтиҗәгә ирешә. Экспертлар хезмәткәрләрне укыта, яңа инструментларны куллану практикасына кертә, бу исә компанияләргә киләчәктә уңышларын арттыру һәм ныгыту өчен яңа мөмкинлекләр бирә.

Барлык чаралар да дәүләт ярдәме нигезендә һәм федераль проект катнашучылары өчен тулысынча бушлай. 2026 елда проектны гамәлгә ашыру өчен 142,6 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Моннан алда, 2025 елда, Татарстанның 33 муниципаль берәмлегеннән 87 оешма сакчыл җитештерү проектларында катнашкан. Казанда – 15, Әлмәттә – 11, Чаллыда – 10, Түбән Камада – 8, Яшел Үзәндә – берәр оешма.

Сакчыл җитештерү буенча проект гадәттә ярты ел дәвам итә. Узган елда 53 оешма аны уңышлы төгәлләгән, калганнары 2026 елда тәмамлаячак.

Федераль проект катнашучыларына югалтуларны ачыклау һәм бетерү, шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча яңа компетенцияләрне үзләштерү өчен эксперт ярдәме күрсәтеләчәк.

https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-55-oesma-buslai-ekspert-yardame-alacak-5918687

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев