Татарстанда алдагы көннәрдә суытачак
Һава температурасы +6 ка кадәр төшүе көтелә
Якын көннәрдә Татарстанда җылы һава торышын салкыннар һәм яңгырлар алмаштырачак. Төнге температура +6 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез +17 градус булачак, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометүзәгендә.
Мәсәлән, иртәгә, дүшәмбе, 25 майда, республикада әлегә эсселек сакланачак, шул ук вакытта кыска вакытлы яңгырлар һәм яшеннәр көтелә, боз явуы ихтимал. Җил тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр исәчәк, көчәючән. Ттөнлә +7...+12 градус, көнбатышта +15 градуска кадәр. Көндез +24...+29 градуска кадәр.
Сишәмбе, 26 майда, синоптиклар шундый ук һава торышын фаразлый. Төнлә +11...+16 градуска кадәр, көндез +17...+22 градуска кадәр, көнчыгышта +28 градуска кадәр көтелә.
Чәршәмбе, 27 майда, Татарстанда яңгырлар һәм көчле җил сакланачак. Тагын да ныграк суытачак. Төнлә +6...+11 градуска кадәр. Көндез +12...+17 градустан югары түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев