Татарстанда ашлык киптерү комплекслары төзелә
Кама Тамагы, Югары Ослан, Лениногорск һәм Теләче районнарында яңа комплекслар булачак.
«Татар-информ». «Август-Агро» ИК Кама Тамагы, Югары Ослан, Лениногорск һәм Теләче районнарында урып-җыю вакытында ашлык чистарту-киптерү өчен комплекслар төзи. Объектлар агрофирма ашлыгының чисталыгын һәм сакланышын тәэмин итәчәк. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шул хакта хәбәр итте.
«Август-Теләче»дә Үзәк авылы янында төзелеш эшләре башланды. Нигез салу эшләрен төгәллибез, металл конструкцияләрен җыю бара. Газүткәргечен сузуны төгәлләп киләбез», — диде «Август-Агро» ИК генераль директорының ашлык саклау һәм эшкәртү буенча урынбасары Фәрит Гыйрфанов.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, «Август-Кама Тамагы» агрофирмасында ашлык чистарту-киптерү комплекслары ике мәйданчыкта: Олы Салтыкта һәм Мәйданда төзелә.
«1 июньгә бетон эшләрен төгәлләүне планлаштырабыз, хәзер металл конструкцияләрне җыюга керешәбез. Ашлык чистарту-киптерү буенча һәр комплекска газ, электр кертелә, керү юллары салына. Барлык мәйданчыкларда да эшләр проект буенча, янәшә территорияне төзекләндереп, алып барыла», — дип өстәде Фәрит Гыйрфанов.
«Август-Лениногорск»да гамәлдәге «Кәркәле» комплексын реконструкцияләү төгәлләнеп килә. Биредә транспорт һәм бункер белән беренчел һәм икенчел чистарту машиналары урнаштырылган, мәйданчыкта бетон эшләре бара. Бу көннәрдә икенче ашлык киптерү комплексын монтажлау башланды. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/27-05-2021/tatarstanda-ashlyk-kipter-komplekslary-t-zel-5824681
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев