Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда бер елда 23 бала үз-үзенә кул салган – аларның 5се - ятим

Татарстанда 2014 ел нәтиҗәләре буенча балигъ булмаганнар арасында суицид очраклары саны артты, дип хәбәр итте бүген "Балигъ булмаганнар арасында суицидны кисәтү системасында балалар ышаныч телефоны" түгәрәк өстәле кысаларында Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина.

Әйтик, аның сүзләренчә, 2004 елда 23 балигъ булмаган бала үзләренә кул салган, бу, 2013 ел белән чагыштырган вакытта, 6 очракка күбрәк. Чагыштыру өчен, 2010 елда балигъ булмаганнар арасында 24 суицид, 2011дә 27, 2012дә 19 очрак теркәлгән.

Узган ел балигъ булмаганнар арасындагы суицид очракларын анализлау, үз-үзләренә кул салучыларның авыл җирлекләрендә күп булуын күрсәткән. Суицидны иң күбе малайлар ахырга кадәр җиткерә, ә кызларда үз-үзләренә кул салырга омтылыш күбрәк.

ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле сүзләренчә, 2014 елда үз теләкләре белән тормыштан киткән балигъ булмаганнар арасында 18 малай һәм 5 кыз бар. Спикер сүзләренчә, үз-үзләренә кул салучылар арасында ятим балалар булу аеруча борчу тудыра. 2014 елда опекуннар карамагында яки тәрбиягә алган гаиләдә үсүче 5 ятим бала үз теләге белән тормыштан киткән. 2012 елдан башлап, тәрбиягә алган гаиләләрдә үсүче 9 бала үз-үзенә кул салган.

Балигъ булмаганнар арасында суицид очракларын анализлау күрсәткәнчә, үз-үзләренә кул салган балаларның күбесе (23тән 21е) нинди дә булса профилактик исәптә тормаган гаиләләрдә тәрбияләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев