Татарстанда булачак урманнар өчен12 тоннадан артык орлык әзерләнгән
Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында урман орлыгы әзерләү кампаниясе тәмамланды. Бу - киләчәктә яңа урманнар үстерү юлында мөһим адым.
"Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проекты, "Урманнарны саклау" федераль инициативасының бер өлеше буларак, республика урманчылары гаҗәеп күрсәткечкә ирештеләр - 12,1 тонна орлык җыйдылар.
ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйтүенчә, 2025 елда төрле агач төрләренең орлыклары җыелган:
Нарат – 601,9 кг
Чыршы – 69,3 кг
Карагай – 38 кг
Имән – 10,1 тонна
Каен – 807 кг
Карагач – 500 кг
"Урман орлыкларының запасын булдыру - урманнарны саклау буенча эшебезнең мөһим күрсәткече, - дип ассызыклады Равил Кузюров. - Быел без планны 6% ка арттырып үтәдек, шуның белән бергә, барлык җыелган орлыклар да сыйфат тикшерүе узды һәм тиешле сертификатларны алды."
Җыелган орлыклар республиканың урман питомникларында яңа үсентеләр үстерү өчен нигез булачак.
"Экологик иминлек" илкүләм проекты һәм аның "Урманнарны саклау" федераль проекты илнең урман байлыкларын саклауны һәм арттыруны, яшәү һәм урман комплексының икътисади потенциалын үстерү өчен уңайлы шартлар тудыруны максат итеп куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев