Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда чаңгычылар әзерли торган мәктәп булачак

Зәй - республикада спорт эше яхшы куелган районнарның берсе. Олимпия чемпионнары Федор Симашев, Евгений Давыдов - Зәй төбәгеннән. Район башлыгы Разиф Кәримов, спорт эшләре буенча ярдәмчесе Эдуард Галиев белән бер фикергә килеп, "Чаңгычы" спорт мәктәбе базасында чаңгычылар әзерли торган аерым спорт мәктәбе булдыруга керештеләр.

Агымдагы елның июнь аенда Симашев исемендәге чаңгы спорты мәктәбе эшчәнлеген башлады. Әлеге мәктәпне алга таба Олимпия резервы мәктәбе итү уе да бар. Зәй каласының 1, 4, 5, 6, 7нче һәм Якты Күл, Югары Шепкә мәктәпләреннән барлыгы 298 бала Симашев спорт мәктәбендә шөгыльләнә, дип хәбәр итә "Зәй офыклары" басмасы.

http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/11/16/115530/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев