Татарстанда елга пассажир навигациясе ел әйләнәсе булачак
Татарстан флоты ел әйләнәсе елга навигациясенә күчәчәк.
Компания пассажирлар йөртү өчен Петербург суднолар верфеннан «Парма-44» һава мендәрендә ике судно сатып алырга планлаштыра. Шундый бер судноның бәясе якынча 75 миллион сум тәшкил итә. Яңа суднолар, экипажны да кертеп, 44 кешене сыйдыра һәм боз өстендә сәгатенә 100 километрга һәм суда сәгатенә 60 километрга кадәр тизлек үстерергә сәләтле. Аларны файдалану температура -40 тан +35 градуска кадәр һәм җил тизлеге секундына 12 метрга кадәр булганда, ягъни елның теләсә кайсы вакытында һәм теләсә нинди һава шартларында мөмкин. «Татарстан флоты» АҖ генераль директоры Роман Лизалин «Парма-44»не дә кертеп, сигез яңа судно заказы буенча планнарны раслады инде. Сөйләшүләр уңышлы тәмамланган очракта, суднолар Казан-Югары Ослан паром кичүенә 2026-2027 еллар навигацияара чорында ук куелырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр «КП-Казан» га «Татарстан флоты»АҖдә. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда елга навигациясе сезоны 16 ноябрьдә тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев