Татарстанда «Һөнәреңнең иң шәп остасы» Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы башланды
Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты әзерләгән «Һөнәреңнең иң шәп остасы» Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең төбәк этабына старт бирелде.
Бу хакта республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйге 23 һөнәри юнәлешне үз эченә ала һәм республиканың алдынгы предприятиеләре, шулай ук мәгариф учреждениеләре базасында үткәрелә.
Төбәк этабы 1 апрельдә агрономнар ярышы белән башланып, Җәлил бистәсендә бульдозер машинистлары ярышы белән тәмамланачак.
Һөнәр ияләре һәм эш бирүчеләр бәйгедә катнашу өчен гариза бирә ала. Катнашу шарты — Россия гражданлыгы һәм кимендә 3 ел эш стажы. Бөтен кирәкле мәгълүмат бәйгенең рәсми сайтында урнаштырылган.
Бәйгедә токарьлар, фрезерлаучылар, эретеп ябыштыручылар, ташчылар кебек классик эшче һөнәрләре вәкилләре, шулай ук робототехника белгечләре, дрон операторлары кебек яңа һөнәр ияләре дә катнаша ала. Аерым игътибар, махсус операция ветераннары һәм яңа һөнәр үзләштерергә теләүчеләр өчен булдырылган «Икенче старт» номинациясенә бирелә.
Кырык биш эксперт катнашучыларның осталыгын бәяләячәк. Төбәк этабында җиңүчеләр медальләргә, статуэткаларга һәм илнең иң көчле осталары арасында Татарстанны тәкъдим итү хокукына ия булачак.
Федераль этап җиңүчеләренә акчалата бүләкләр каралган: беренче урын өчен — 1 миллион сум, икенче урын өчен — 500 мең сум, өченче урын өчен — 300 мең сум.
2025 елда узган федераль этапта Татарстаннан 18 номинациядән 20 даими катнашучы булган. Республика вәкилләре 2 беренче, 2 икенче һәм 3 өченче урынны яулаган.
«Һөнәреңнең иң шәп остасы» бәйгесе, илнең кадрлар потенциалын көчәйтү, һөнәри үсешкә этәргеч бирү һәм хезмәт сыйфатын арттыру максатыннан уздырыла.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев