Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда кырау төшүе көтелү сәбәпле кисәтү игълан ителде

Хәзерге вакытта төбәк территориясендәге һава торышын югарыда урнашкан зур циклон билгели.

Иртәгә, 7 сентябрьдә, Татарстанда кырау төшүе көтелү сәбәпле кисәтү игълан ителде. Бу хакта ТР Метеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сишәмбе төнлә һәм иртән республика территориясендә «һавада һәм туфракта -2 градуска кадәр кырау күзәтелергә мөмкин», дип искәртә синоптиклар.

Метеорологларның мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта төбәк территориясендәге һава торышын югарыда урнашкан зур циклон билгели. Нәкъ менә аның йогынтысында төньяк-көнбатыш атмосфера агымнары Татарстанга «төньяк киңлекләрдән салкын һава» алып килә.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, КФУ профессоры Юрий Переведенцев Арктикадан суык һава үтеп керү аркасында бу атнада салкынча һава торышы көтелүе хакында кисәткән иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев