Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 20дән артык төр ярдәм күрсәтелә
Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтү юнәлешендә актив эш алып бара.
Аерым алганда, 20дән артык төр ярдәм чарасы каралган, шуның күп өлеше проактив (гариза көтеп тормастан) рәвештә гамәлгә ашырыла.
Проактив режимда күрсәтелгән ярдәм:
Стаж һәм пенсия коэффициентлары: Иминият стажы һәм пенсия коэффициентлары Социаль фондка килгән мәгълүматлар нигезендә автоматик рәвештә исәпләнә.
Айлык пособиеләр: Сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына айлык пособиеләр гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннан башка рәсмиләштерелә.
Пенсия хокуклары формалаштыруның махсус шартлары:
Икеләтә стаж: Хәрби операциядә булу вакыты иминият стажына икеләтә күләмдә кертелә (1 ел хезмәт 2 ел стаж итеп исәпләнә).
Арттырылган коэффициентлар: Сугышта катнашкан бер ел өчен гадәттәге 1,8 урынына 3,6 коэффициент исәпләнә.
Вакитыннан алда пенсия: Хәрби операциядә катнашу вакыты хезмәт стажы өчен картлык буенча вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен дә исәпкә алына.
Финанс компенсацияләр:
Айлык акчалата түләү: Сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына ай саен 4 838 сум күләмендә акчалата түләү билгеләнә. Россия Геройлары өчен бу пособие 103 693 сум тәшкил итә.
Инвалидлык буенча компенсация: Хәрби операциядә җәрәхәт алганнарга инвалидлык төркемнәренә бәйле рәвештә айлык компенсация түләнә.
Медицина ярдәме һәм реабилитация:
Техник реабилитация чаралары: Җәрәхәт алганнарга медицина-социаль экспертиза учреждениеләре мәгълүматлары нигезендә электрон сертификат рәсмиләштерелә, бу сертификат ярдәмендә кирәкле әйберләр сатып алырга мөмкин.
Медицина тернәкләнүе һәм шифаханәләрдә дәвалану: Демобилизацияләнүчеләр Социаль фонд карамагындагы реабилитация үзәкләрендә медицина тернәкләнүе уза ала. Дәвалау урынына бару һәм кире кайту чыгымнары Социаль фонд тарафыннан каплана. Моның өчен сугышчан хәрәкәтләр ветераны таныклыгы һәм дәвалану кирәклеген раслаучы документлар кирәк.
Эдуард Вафин, Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе, билгеләп үтте: "Без махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре тиешле барлык ярдәм чараларыннан бернинди тоткарлыксыз файдалана алсын өчен тырышабыз. Күпчелек түләүләр проактив форматта, гариза кабул итмичә генә билгеләнә. Һәркемнең үз хокуклары турында белүе һәм алардан файдалана алуы мөһим.
Реабилитация үзәкләрендә дәвалану өчен гаризаны Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең теләсә нинди клиент хезмәтендә яки "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша бирергә мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге хезмәтләре, түләүләр һәм ярдәм чаралары турында тулы мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм аккаунтларында табарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация өчен 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына шалтыратырга мөмкин (төбәк линиясе тәүлек буе эшли, шалтырату бушлай).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев