Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда «Мин һәм Кызыл китап» («Я и Красная книга») исеме астында балалар эшләнмәләре бәйгесе башланды

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Мин һәм Кызыл китап» («Я и Красная книга») исеме астында балалар эшләнмәләре бәйгесе игълан итә.

 

 

Чара, иҗади һәм иҗтимагый-агарту эшчәнлегенә җәлеп итеп, яшь буында экологик аң формалаштыру, республикабызның сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган үсемлек һәм хайван төрләрен саклап калу белән кызыксынуны үстерү максатыннан уздырыла.

Бәйге 2 номинациядә үткәрелә: Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр, гөмбәләр, лишайниклар һәм хайваннар сурәте.

Бәйгедә республиканың мәктәпкәчә яшьтәге балалары һәм белем бирү учреждениеләре укучылары, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнаша ала.

Эшләр 16 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Бәйге турында тулырак мәгълүматны 8(843)211-68-62 телефонына шалтыратып ачыкларга мөмкин.

Бәйге турында Нигезләмә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев