Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда тагы көчле бураннар көтелә

Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, әлегә төбәктә һава торышы үзгәрешсез калачак – уртача салкын, дымлы һәм болытлы, төньяк циклон йогынтысында.

Җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. 

Күк йөзе тулысынча болытлар белән капланачак. Республика буенча кар явуы көтелә. Кайбер районнарда, шул исәптән Казанда да, бураннар булуы ихтимал.

Көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк. Аерым урыннарда (республика башкаласыннан тыш) җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Юлларда бозлавык булуы ихтимал – машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә бик игътибарлы булырга кирәк.

Төнлә һава температурасы -7дән -12 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез термометр баганасы -5тән -10 градуска кадәр күтәреләчәк, ә Казанда -6дан -8 градуска кадәр.

https://dzen.ru/a/aU9MWtSrMzjMiRw_?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев