Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда “Әти-әниеңне яздыр, якыннарыңны яздыр” акциясе тәмамланды

Акция "ТАТМЕДИА" АҖ тарафыннан, үзенә күбрәк кешенең игътибарын җәлеп итү масатында, агымдагы елның икенче ярты еллыгына әбунә кампаниясе кысаларында уздырыла.

Оештыручылар акциядә катнашучыларга Татарстан журналларына һәм гәҗитләренә үз якыннары, дуслары һәм танышлары өчен әбунә рәсмиләштерергә тәкъдим итә. Аны почта бүлекчәләрендә, почтальоннар һәм иҗтимагый таратучылар аша да, Татарстан дәүләт хезмәтләре аша да рәсмиләштерергә була.
Акциягә инде Дәүләт Думасының кайбер депутатлары кушылды, алар арасында, мәсәлән, Марат Бариев, Айрат Хәйруллин, республика сәламәтлек саклау министры Адель Вафин һәм башка бик күпләр бар. Акциядә катнашучылар балалар учреждениеләре өчен гәҗит-журналлар алдыра, моның белән нарасыйларга үзенчәлекле бүләк ясый.
- Безнең яздыруга әти-әниләр генә түгел, балалар да мохтаҗ, - дип билгели Андрей Кузьмин. - Бу, бер үк вакытта, "ТАТМЕДИА" басмаларына ярдәм, милли мәдәнияткә, телгә булышлык итү. Без танылган кешеләр гражданнарыбыз өчен үрнәк булыр дип өметләнәбез. Һәм басмаларга игътибар җәлеп итәр дип исәп тотабыз. Акциягә районнарда да кушылырлар дип өметләнәбез.
Якыннарын "ТАТМЕДИА" басмаларына яздырган безнең район җитәкчеләре арасында район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова бар. Ул, аерым алганда, район гәҗитенә әбунәне әтисенә бүләк итәргә карар иткән.
- Мин үзем дә әти-әниемә күңелле сюрприз ясарга булдым. Алар да "ТАТМЕДИА"ның "Мәгариф", "Сөембикә", "Мәгариф" кебек басмалары, оныклары өчен "Салават күпере", "Ялкын" һәм башка журналлар белән бергә ел саен безнең район газетасын да алдыралар иде, - ди алар өчен әлбәттә инде "Ютазы таңы" газетасына язылган мөхәррир Лилия Гәрәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев