Татарстанда үтемле торак программасы буенча 100-дән артык яңа йорт төзеләчәк
2026 елда Татарстанда 150,6 мең квадрат метр мәйданлы 108 күпфатирлы йорт төзү күздә тотыла.
Бу 3123 гаиләгә яңа фатир бирәчәк һәм «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының максатларын үтәргә ярдәм итәчәк. Бүгенгә еллык планның 38,3% үтәлгән, 10 йорт инде файдалануга тапшырылган.
Төзелеш эшләре республиканың зур шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада актив бара. Шулай ук Әгерҗе, Арча, Менделеевск, Кукмара, Сарман һәм башка районнарда да йортлар корыла.
2005 елдан бирле гамәлдә булган социаль ипотека программасы, 21 ел эчендә 8,5 миллион квадрат метр торак тапшырып, 138 меңнән артык гаиләгә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек биргән. Программа буенча, еллык 7% бәяле кредитны 10% башлангыч взнос белән 28,5 елга алу мөмкин. Фатирлар чиста бизәлешле һәм базар бәясеннән 30% арзанрак. Бала туган гаиләләргә өстәмә 200 мең сум компенсация каралган.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев