Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда яшьтәш 2 тракторчы бер үк төрле һәлак булган

Узган ялларда Татарстанда 2 тракторчы һәлак булган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге хәбәр итә.

20 июнь көнне 19.30да Аксубай районы Яңа Баланды авылында трактор рулендагы 1963 елгы йөртүче ир-ат, фаразлар буенча, хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм чокырга төшеп каплана.

Моңа охшаш фаҗигаләрнең тагын берсе 21 июньдә шулай ук сәгать 19.30да Лениногорск районының Иске Куак - Мичурино кыр юлында килеп чыга. Трактор белән идарә иткән шулай ук 1963 елгы ир-ат хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм әйләнеп каплана.

Тракторчыларның икесе дә һәлакәт урынында ук җан биргән.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев