Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанга коронавирустан «ЭпиВакКорона» вакцинасының беренче партиясе кайтты

Препаратны республиканың зур шәһәрләренә таратачаклар.

«Татар-информ». Татарстанга коронавирустан «ЭпиВакКорона» вакцинасының беренче партиясе кайтты. Бу хакта республикада вакцинация турында махсус туры эфир вакытында вакцина профилактикасы буенча баш белгеч, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиологы Дмитрий Лопушов сөйләде.

«„ЭпиВакКоронаны“ без аз күләмдә алдык», — дип искәртте спикер.

«Татар-информ»ның үз чыганагы мәгълүматлары буенча, республикага 3,2 мең доза препарат кайткан. Беренче партия республиканың эре шәһәрләренә — Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәткә озатыла.

Вакцинаның бер ампуласы биш дозадан тора. Вакцина бер компонентлы, әмма 21 көнлек ара белән ике тапкыр кертелә.

Исегезгә төшерәбез, коронавируска каршы массакүләм вакцинация Россия төбәкләрендә 18 гыйнвардан башланды. Бүгенге көндә илдә өч вакцина — «Спутник V», «ЭпиВакКорона» һәм «Ковивак» теркәлгән. 23 мартта Covid-19 инфекциясеннән РФ Президенты Владимир Путин прививка ясатты. Ул нинди препарат белән вакциналаштырылганын әйтмәде, әмма Россиянең барлык өч вакцинасы да нәтиҗәлелек буенча «якынча бер үк», дип өстәде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев