Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Түбән Камада мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен «Абилимпикс» төбәк чемпионаты була

11 апрельдән 24 майга кадәр Татарстанның 12 шәһәрендә «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Абилимпикс» төбәк чемпионаты узачак. Ярышлар 35 мәйданчыкта, шул исәптән Түбән Камада да оештырыла.

«Абилимпикс» төбәк чемпионатында 14 яшь һәм өлкәнрәк булган мөмкинлекләре чикле кешеләр катнаша ала. Катнашучылар 87 юнәлештә көч сынашачак: «Виртуаль һәм өстәмә чынбарлык эшләү», «Пешекче эше», «Плитә белән тышлау», «Робототехника», «Лаборатория химик анализы», «Сити-фермерлык», «Зәркән эше» һ. б. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Абилимпикс» мөмкинлекләре чикле кешеләргә һөнәри яктан үсәргә, үз сәләтләрен күрсәтергә юл ача. Татарстан Республикасында һөнәри осталык чемпионатлары 2017 елдан ел саен үткәрелә.

Ярышның финалы, «Абилимпикс» илкүләм чемпионаты, гадәттәгечә, Мәскәүдә узачак.

Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев