Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышында бүгенге көннең мөһим мәсьәләләре тикшерелде

Утырыш эше район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин рәислегендә узды.

Утырышта күтәрелгән мәсьәләләр май бәйрәмнәрен әзерләү һәм үткәрү кысаларында террорчылык гамәлләрен кисәтү һәм җәмәгать иминлеген көчәйтү чараларына бәйле иде. Сүз сәламәтлек саклау, спорт, мәгариф объектларының террорчылыкка каршы саклану торышы турында барды. Доклад белән чыгыш ясаган җитәкчеләр социаль объектларны тиешле дәрәҗәдә яклау буенча җентекле мәгълүмат бирде. Район башлыгы беренче карашка гына бик үк әһәмиятле булып күренмәгән мөһим әйберләргә җентекләп тукталды. Ул утырышта катнашкан Росгвардия, хокук саклау органнары, мәгариф, халык саклыгы һәм гадәттән тыш хәлләр бүлеге җитәкчеләренең, җирлек башлыкларының игътибарын объектларның сакланышын көчәйтү мәсьәләсенә генә түгел, ә мәгариф учреждениеләре тәрбияләнүчеләре арасында аңлату эшенә дә юнәлтте. Утырышта яңгыраган әлеге юнәлештәге эш тиешле хезмәт вәкилләрен җәлеп итеп, планлы рәвештә алып барыла. Ачык дәрескә килгән хезмәт белгечләре балаларга террорчылык яки экстремистик гамәлләр турында мәгүлүмат бирде. Шул ук вакытта укучыларның теге яки бу вакыйгаларда үз -үзләрен тотышы һәм иң элек нәрсә эшләргә кирәклеге буенча сорау да читтә калмый — кайчан бикләнергә кирәк, әйтик, сыйныфта, ә кайчан бинадан чыгып качырга. 

— Бүгенге көн вакыйгаларына бәйле, — дип ассызыклады район башлыгы, — бу сораулар исем өчен генә үтәлергә тиеш түгел. Полициянең участок вәкилләре һәм җирлек башлыклары якын чит илләрдән килгән вәкилләргә игътибарлы булырга тиеш. Аларның эше безнең төбәк файдасына булса дә, гади эшчеләр арасында шикле кешеләр дә булуы ихтимала. Бәхеткә каршы, бездә әлегә андый очраклар юк. Шулай да тиешле хезмәтләр төрле хәл-вакыйгалардан хәбәрдар булырга тиеш. 

Акбаш авыл җирлеге мисалында утырышта катнашучылар бирегә күчеп килгән башка мәдәният вәкилләренең ияләшү-урнашуы, төп диннәр — православие һәм ислам тарафдарлары булган төбәк халкының бәйрәмнәренә һәм гореф-гадәтләренә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру мисаллары белән танышты. Бу темага кыскача доклад белән Акбаш авыл җирлеге башлыгы Илһамия Сәхибуллина чыгыш ясады.

Утырыш ахырында террорчылыкка каршы комиссия карарлары яңгырады: барлык хезмәтләргә билгеләнгән вакытка төгәл бурычларны үтәү буенча тәкъдимнәр бирелде.

Роза Әхмәдиева 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев