Терроризм һәм экстремизмны кисәтү дигән темага семинар
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының район бүлеге укучылар өчен терроризм һәм экстремизмны кисәтү дигән темага семинар үткәрде.
Ильяс-хәзрәт гыйбрәтле хикәятләр үрнәгендә егетләргә һәм кызларга ни өчен кешеләргә дус һәм тату яшәргә кирәк икәнлеген аңлатты. «Аллаһ сүзләре буенча, ул безне бер-беребез белән танышсын, дуслашсын, мәдәнияте, тарихы белән кызыксынсын һәм хөрмәт итсен өчен, төрле кабиләләр, төрле халыклар, төрле милләтләр итеп яраткан», - дип аңлатты ул. Мәктәп балалары алдында шулай ук «Форпост» яшьләр формированиесе директоры Тимур Нигъмәтуллин чыгыш ясады, хәзерге заманда терроризм һәм экстремизмның нинди куркынычлар китерергә мөмкин булуын аңлатты, алар өчен җаваплылык белән таныштырды. Азактан чарада катнашучыларга «Страна без расизма и ксенофобии» дип аталган социаль ролик тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев