Әти-әниләр, уяу булыгыз!
Уку елы башланганнан соң бер ай вакыт узды. Җәйге каникуллар вакытында укучылар һәм аларның әти-әниләре урамда һәм җәмәгать урыннарында үзләрен тоту кагыйдәләрен онытып өлгерде. Аларны үтәп, террорчылык акты янаган яки кылынган очракта, үзеңнең һәм тирә-юньдәгеләрнең гомерен саклап калырга мөмкин булуын онытмаска кирәк.
Менә аларның иң мөһимнәре:
** Әти-әниләр һәрвакыт куркынычсызлык турында истә тотарга һәм даими уяу булырга кирәклек турында фикерне балаларына җиткерергә тиеш. Гаилә әгъзалары вакытларының күпчелек өлешен җәмәгать урыннарында уздыру сәбәпле, алар оешмаган халык төркеменнән читләшергә, ә массакүләм кешеләр туплана торган биналарда авария очрагында чыга торган ишекләрнең кайдалыгын белергә тиеш.
** Экстрен хезмәтләрнең телефон номерларын исегездә тотыгыз яки аларны телефонга языгыз:
112 (бу стационар һәм мобиль телефоннар өчен бердәм номер) - бердәм коткару хезмәте;
02 (мобиль телефон буенча - 102) - Ютазы районы буена Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге;
052 - аноним криминаль мәълүмат бюросы;
8 (843) 291-20-02 - Татарстан Республикасы буенча Россия ЭЭМ ышаныч телефоны;
8 (843) 231-45-55 - Татарстан Республикасы буенча РФ Федераль куркынычсызлык хезмәте дежур часте.
** Гадәттән тыш шартларда гаиләгез әгъзалары өчен гамәлләр планы эшләгез. Сезнең координаталар балагыз йөргән мәктәп укытучыларында булырга тиеш.
** Экстрен вазгыятьтә бер-берегезне таба алырлык очрашу урыны билгеләгез.
** Үз торагыгыздан читтә булганда, аерым игътибарны урамнарда һәм йорт подъездларында калдырылган әйберләргә юнәлтергә кирәк. Аларга шартлаткыч төрелгән яки салынган булырга мөмкин. Табылдыктан куркынычсыз арага ерагаерга һәм югарыда күрсәтелгән телефон номерлары аша полиция хезмәткәренә, сакчыга яки якындагы теләсә нинди вазифаи затка шылтыратырга мөмкин.
** Беркайчан да табылган пакетны актармагыз һәм мөстәкыйль рәвештә башка гамәлләр дә кылмагыз. Бу җәһәттән стена, бетон ихата, башка бүтән нык таш корылма артына качарга мөмкин. Урамда җирдә яткан предметларга типмәгез.
** Махсус хезмәтләр (спецслужбы) игътибарын аерым сумкага, әрҗәгә яки пакетка гына түгел, башка бик күп нәрсәгә дә юнәлтергә кирәк. Әйтик, үз ишек алдыгыздагы яки мәктәп янындагы машинага һәм аның астындагы яисә эчендәге ят предметларга. Хокук саклау органнарына үзегезнең табылдыгыгыз турында белгертегез.
** Бүген күп кешеләр интернет-кибетләр хезмәтеннән файдалана, үзләренә почта аша кирәкле әйберләр кайтарта. Мәктәп укучылары биредә чыгарма булып тормый. Кайвакыт моның белән дә террорчылар мәкерле файдалана. Әгәр дә җибәрүченең адресы күрсәтелмәсә, ярым бетерелгән яки танымаслык итеп үзгәртелгән икән, бу да сезне сагайтырга тиеш. Хатта "лично" билгесе булса, хатны игътибар белән карагыз, аны почтальон яки фирма алып килү хезмәте алып китермәсә, таныш булмаган кеше алып килсә, аеруча сак булыгыз.
Әгәр дә кемгә дә булса кәрәзле телефон аша шартлату яки теракт белән янап хәбәр килгән икән, смсны да, шылтыратучының номерын да бетермәгез. Кичекмәстән экстрен хезмәтләргә шылтыратырга кирәк. Сезнең белән кемдер шул рәвешле шаяртырга уйласа да, "шаян затны" һичшиксез зур күләмдә штраф яки ирегеннән мәхрүм итү көтә.
Сүз уңаенда
РФ Җинаятьләр кодексының 207 маддәсе.
1.Кешеләр үлеме, милеккә зыян салу яки башка иҗтимагый куркыныч нәтиҗәләргә китергән шартлату, ут төртү яки башка гамәлләр әзерләнүе турында күрәләтә ялган хәбәрләр җиткерү ике йөз мең сумга кадәр штраф, унсигез айга кадәр чорда хөкем ителүченең хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф, яки дүрт йөз сиксән сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, яки бер елдан ике елга кадәр төзәтү эшләре, яки өч елга кадәр иреген чикләү, яки өч елга кадәр мәҗбүри эшләр, яки өч айдан алты айга кадәр кулга алу, яки өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү белән яный.
2.Зур зыян салуга яки башка авыр нәтиҗәләргә китергән шул ук гамәлләр бер миллин сум күләмендә штраф яки хезмәт хакы яки хөкем ителүченең башка табышы күләмендә унсигез айдан өч елга кадәр штраф, яки биш елга кадәр иректән мәхрүм итү белән яный.
Искәрмә. Әлеге маддәдә зур зыян булып суммасы бер миллионнан арткан зыян санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев