Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Тәмле Казан» фестивалендә татар әбиләре беренче тапкыр шеф-поварлар белән ярышачак

Фестивальнең төп максаты – Казан һәм анда яшәүче халыкларның гастрономик күптөрлелеген күрсәтү.

 «Тәмле Казан» гастрономик фестивалендә беренче тапкыр «Татар әбиләре шеф-поварларга каршы» дигән гастрономик шоу-ярыш узачак. Чара 18-19 сентябрьдә Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда оештырыла. Шәһәрнең Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Тәмле Казан» фестиваленең программасы төрледән-төрле тәм-томнарны, концерт программасын, бәйгеләр, бүләкләр, әйдәп баручы шеф-поварларның мастер-классларын үз эченә ала.

«Быел Татарстанның милли ризыкларын һәм көзге уңышны тәкъдим итүгә аерым басым ясалачак. Фермерларның продуктын файдаланучы туклану нокталары махсус билгеләр белән билгеләп үтеләчәк», - дип искәртте докладчы.

Моннан тыш, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә «Тәмле Казан» фестивалендә «Россия тәмнәре» азык-төлек продуктлары брендлары бәйгесенә чакырылган предприятиеләр дә катнаша. Алар арасында ит продукциясе һәм тәм-томнар, сыр җитештерүчеләр, хәтта виноград эчемлекләре әзерләүчеләр дә бар. Боларның барысын да фестивальдә татып карап, ә күңелгә хуш килгән продукцияне сатып алып булачак.

Фестиваль 2016 елдан бирле үткәрелә. Беренче елда әлеге чарада – 20 мең, ә 2019 елда 65 меңнән артык кеше кунак булган. Фестивальнең төп максаты – Казан һәм анда яшәүче халыкларның гастрономик күптөрлелеген күрсәтү.

Тәмле Казан 

https://tatar-inform.tatar/news/society/06-09-2021/t-mle-kazan-festivalend-tatar-bil-re-berenche-tapkyr-shef-povarlar-bel-n-yaryshachak-5836529

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев