Тормыш буйлап аны көчле рух һәм оптимистлык алып бара
Күптән түгел Урыссу бистәсендә яшәүче Шәмсайра Салихова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, ул бүгенге көнгә кадәр рух ныклыгын һәм бетмәс оптимстлыгын югалтмаган.
Сугыш елларында нинди авырлыклар кичерергә туры килде, дигән сорауга Шәмсайра Мөгътәсим кызы елмаеп: "Бернинди дә", - дип җавап кайтарды. Ул хәзерге вакытта район картасында булмаган Кордон авылында, зур, нык крестьян гаиләсендә туа. Анда хезмәт бәясен беләләр, кечкенәдән эшләп үсәләр, шуңа күрә михнәтле сугыш елларында да аларга аерым авырлыклар күрергә туры килми. Гаиләбез аягында нык басып тора иде, хезмәтне сөя идек, маллар тоттык, әти-әни җиде баласын да кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерде. Шәмсайра апа туганнары арасында уртанчы бала була. Үзе үсеп җиткәнче, кече туганнарын тәрбияләшә. Аннары колхозда эшли. Кыз инде уналты яшендә үк тракторда җир сөрә һәм кырчылык бригадасына җитәкчелек итә. Сугыш елларында әле ул урман кисүдә дә эшләп ала, кырыс кыш айларында аларга агачларның нигезен кардан чистартырга, аннары аларны тамырыннан ук кисәргә һәм күтәреп чаналарга урнаштырырга туры килә.
Сугыштан соң Шәмсайра апа әсирлек михнәтләрен кичергән фронтовик Хәтмуллага кияүгә чыга. Гаилә Урыссу бистәсенә күченеп, баракның сигез квадрат метрлы бүлмәсендә яши башлый, шунда әле иренең әти-әнисен дә кабул итәләр. Бу кечкенә бүлмәдә сигез кеше ашый да, йоклый да, мич тә яга. Киңәш-табыш иткәннән соң, йорт салырга карар итәләр. Ярый әле мәкаләбез каһарманының ире бар эшкә дә оста була. Тирә-юньдә танылган мичче һәм балта остасы үз куллары белән мансардлы йорт күтәрә, капка куя, аны төрле бизәкләр белән матурлый. Узып баручылар һәрвакыт йорт бизәкләренә карап уза. Шәмсайра апа һәм аның тормыш юлдашы бер эштән дә йөз чөерми. Ул Урыссуга килгәч, пенсиягә чыкканчы, Буровой япмалар цехында эшли, авыр брезент япмалар тегә. Тормыш иптәше Техснабта йөкче булып хезмәт куя. Шәмсайра апа җиде балага гомер бүләк итә. Әлбәттә, кайберләренең гомерләре кыска була. Әмма аларны югалтуына, иренең дөнья куюына, үзе олы яшьтә булуына, авыртынуларына кармастан, мәкаләбез каһарманы оптимизмын югалтмый һәм үткәннәрне яхшы яктан гына искә ала. Балалары әйтүе буенча, аларның әнисе табигатьтән нык-чыдам, тормыш сөючән була, яшь чагында ирләр белән беррәттән эшли. Юбилей көнендә балалары, күп санлы оныклары һәм оныкларының балалары кайгыртучанлыгын тоеп яшәүче фронтовикның тол хатынын, тыл хезмәтчәне Шәмсайра Мөгътәсим кызы Салихованы халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Кәримова һәм район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова тәбрикләде һәм аңа район җитәкчелеге бүләген, шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев