Төп чыршыда утлар балкый
Урыссуның балалар паркында 27 декабрь кичендә төп чыршы ачылды.
Район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев яшел гүзәлкәй тирәсендә җыелган бала-чаганы, өлкәннәрне сәламләде. Ул әлеге бәйрәмне оештырган предприятие җитәкчеләре Владимир Петровка ("Урыссу ГРЭСы ТГК" ЯАҖ), Рәшит Нәбиуллинга ("Электросоединитель" ААҖ), Вячеслав Матвеевка ("УХЗ" ЯАҖ), Илһам Сафинга ("Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары" ҖЧҖ) һәм башкаларга рәхмәтен белдерде.
Шул ук кичне Рөстәм Мидхәт улы "Административ бина һәм корылмаларның иң яхшы бизәлеше" район бәйгесендә призлы урыннар алган учреждение, предприятие җитәкчеләренә бүләкләр тапшырды.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев