Цифрлаштыру нәрсә ул?
Урыссуның 2 нче мәктәбендә Татарстан Республикасында "2022 ел - Цифрлаштыру елы" дип игълан ителү уңаеннан һәм Туган тел ункөнлеге кысаларында, "Цифрлаштыру нәрсә ул?" дип исемләнгән чара узды.
Әлеге чарада укучылар смартфоннар, "Алиса"ның кушымталарын кулланып, төрле биремнәр үтәде: смс-биремнәр, QR-кодлар, фотобиремнәр. Алар зур кызыксыну белән сорауларга җавап эзләде, цифрлы технологияләрнең барлыкка килүен һәм үсеш юлын күрсәтүче видеоязма карады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев