Түбән Камадагы шартлауда зыян күрүчеләргә вакытлыча урнаштыру пункты оештырылды
Түбән Каманың Вахитов урамындагы 11 нче йортта булган шартлау вакытында фатирлары зыян күрүчеләр өчен вакытлыча урнаштыру пункты оештырылган.
Вакытлыча урнаштыру пункты 12 нче мәктәптә ачылган.
Исегезгә төшерәбез, бүген иртәнге бишләр тирәсендә Түбән Каманың Вахитов проспектындагы торак йортта газ шартлады һәм көчле янгын башланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев