Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган яктан ярдәм сугышчан рухны ныгыта

Ютазы районыннан гуманитар ярдәм белән чираттагы машина озатылды.

Әлеге игелекле эштә районның барлык халкы диярлек катнашты. Алар актив рәвештә махсус хәрби операциядә булган якташ сугышчыларыбыз өчен кирәкле бар нәрсәне әзерләде. Безнең саклаучыларыбыз өчен исемле 121 посылка җибәрелде. Моннан тыш, машинага иң кирәкле әйберләр — азык-төлек, җылы кием, медикаментлар, урын-җир әйберләре, җылыту өчен материаллар, буржуйка мичләре, кер юу машинасы төялде... Шулай ук сугышчыларыбыз район яңалыкларыннан да хәбәрдар булсын өчен, һәр посылкага «Ютазы таңы» район гәзите салынды. 

Шулай ук Лисичанск халкы өчен гуманитар ярдәм оештырылды. Ул, нигездә, беренчел кирәкле товарлардан тора. Җыелган 30дан артык тартма сугышчылар өчен әзерләнгән йөк белән бергә җибәрелде. Бу посылкаларны районның мәгариф учреждениеләре туплады. 

Мөһим һәм кирәкле ярдәм җыюда махсус хәрби операциядә катнашучыларының якыннары һәм туганнары гына түгел, ә район җитәкчелеге вәкилләре дә катнашты. Бу исә әлеге игелекле эшнең районның һәр кешесе өчен әһәмиятле икәнен ассызыклый. Без барыбыз бергә якташларыбызга җылылык бүләк итәбез һәм ярдәм күрсәтәбез, чөнки туган яктан, үз өеңнән килгән ярдәм сугышчан рухны ныгыта.

— Ярдәмнәре, булышулары һәм игътибарлы булганнары өчен барлык Ютазы халкына зур рәхмәт әйтәсем килә. Безнең белән бергә булганыгыз өчен рәхмәт! Без, бергәләшеп, бөтен дөньяга чит кайгы булмавын, үзебезнекеләрне ташламаячагыбызны тагын бер кат расладык. Шундый битараф булмаган кешеләр күбрәк булсын, шул чакта дөнья күпкә яхшырак һәм игелеклерәк булачак, — диде гуманитар йөкне озата баручы район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин. 

Ютазылылар җибәргән гуманитар ярдәм игелеклелек, ярдәм юлында мөһим адым булды. Районда яшәүче күпсанлы кешеләрнең тырышлыгы һәм аларның фидакарьлеге ярдәмендә без аның нәкъ менә ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә барып җитәчәгенә ышанабыз. Бу безнең районны берләштергән теләктәшлек һәм рух көченең искиткеч үрнәге, һәм без моның белән горурлана алабыз. 

...Читтәрәк бер хатын-кызның улы өчен посылка тутырганын күреп алдым. Ана иртә таңнан улы өчен тәмле пирог пешергән. Әнә, ул аны йомшак сөлгегә төреп, сак кына тартмага салды. Бу аның ихлас мәхәббәте һәм кайгыртуы, иң якын кешесенә куаныч һәм өйдәге рәхәтлек, җылылык мохитен бирү ысулы иде. Менә ул һәр телеме чиксез мәхәббәт һәм ярату, кадерле кешесен исән-сау өенә кайтару теләге белән сугарылган ризыкны ипләп кенә салды да, тартманы акрын гына ябып куйды...

Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев