Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган телем – анам теле  

Адәм баласына бишектән үк сеңдерелгән туган теле аңа ышаныч, терәк бирә.

Юк, китап сүзе генә түгел бу. Кешенең үз туган теле – бишектән үк бирелгән ана теле бар икән, аның яшәүгә өмете, гомер итәргә ихтыяр көче дә җитәрлек дигән сүз. Тик, ни кызганыч, соңгы елларда  туган телебезнең кадере бетә бара түгелме? Аның бар матурлыгын безгә таныш булмаган, чит мохиттән кергән сүзләр урлый башламадымы? Әйдәгез, бу хакта якташларыбыздан сораштырыйк. 
Сания (тәрбияче): 
-Мин үзем рус мохитендә үстем, тәрбияләндем һәм яшим. Балалар бакчасы, мәктәп – һәркайда русча аралаштык. Советлар заманы иде. Шулай булырга тиеш дип кабул иттек. Әмма туган телеңнең кадерен яшь барган саен ныграк аңлый башлыйсың икән ул. Элегрәк тыңлап та карамаган моңлы халык җырларын шулкадәр онытылып, яратып тыңлыйм! Менә нәрсә җитмәгән икән минем күңелемә димен. Ә инде берәр кая баргач татарча сөйләшкәннәрен ишетсәм, җаныма рәхәт булып китә. 
Клара (хисапчы): 
-Үз туган телем белән чиксез горурланам. Рус теле минем өчен иң матур тел, ул халыкара аралашу теле дә әле. Кечкенәдән үк бу телдә әбиемнең әкиятләрен тыңлап үстем. Аннары, мәктәптә укыганда, классик язучыларыбызның әсәрләрен бирелеп укый идек. Шунысы бераз күңелне тырный: телебез шулкадәр бай, ләкин нигәдер Европадан кергән чит сүзләр белән сөйләшү китте. Бигрәк тә яшьләр телендә: хайп, рофл, хайк... Югыйсә туган телебездә шуны алмаштырыр сүзләр беткәнме? 
Руслан (тел белгече): 
-Кеше нинди генә телдә сөйләшмәсен, һәрберсенең үз ана теле бар. Русмы, татармы, чуваш яки маримы, удмуртмы – аерма юк. Һәр халык өчен үз теле кадерле. Хәтерлим әле, тулай торакта торганда арада шундый егетләр бар иде: аларның туган телләрендә сөйләшүләренә, җырлауларына крап, сокланмау мөмкин түгел. Хәтта аларча сөйләшәсе килә башлый иде. Үз теленә сак караган андый кешеләр арабызда бүген дә җитәрлек. Сокланам аларга. 
Шулай, шагыйрь әйтмешли, телне саклау – аны сандыкка салып, бикләп кую түгел. Киресенчә, үз телебездә рәхәтләнеп сөйләшү, аны дөньяга чыгару, аның чисталыгын саклау ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев