Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәүзиха Гәрәй кызы Зарипованың батырлыгы онытылмый

Ватан каһарманнарын барлап, алар кылган батыр эшләрне искә ала торган 9 декабрь көнне хезмәт ветераны Тәүзиха апа Зарипованы район башлыгы Рөстәм Нуриев шәхсән үзе тәбрик итте. Тәүзиха апа 1930 елда Баулы районының Мортаза авылында туа. Әтисе - колхоз рәисе, әнисе гади колхозчы булып эшли. Кызның балачагы Бөек Ватан сугышы елларына...

Ватан каһарманнарын барлап, алар кылган батыр эшләрне искә ала торган 9 декабрь көнне хезмәт ветераны Тәүзиха апа Зарипованы район башлыгы Рөстәм Нуриев шәхсән үзе тәбрик итте.

Тәүзиха апа 1930 елда Баулы районының Мортаза авылында туа. Әтисе - колхоз рәисе, әнисе гади колхозчы булып эшли. Кызның балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Авыр дип тормыйлар, балалар, тылда калган картлар һәм хатын-кызлар белән беррәттән, басу-кырларда, фермада көнне төнгә ялгап эшлиләр. "Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!" шигаре һәркем өчен уртак була. Тәүзиха Зарипованың күкрәген бизәп торучы "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорындагы фидакарь хезмәт өчен" медале - әнә шул чорның изге истәлеге.

Тәүзиха Гәрәй кызы утыз ел дәвамында чабан булып эшли. Сарыкчылык тармагына җитәкче билгеләү соравы көн кадагына килеп баскач, ул вакыттагы Киров исемендәге колхоз җитәкчелеге әлеге җаваплы эшкә Тәүзиха Зарипованы билгеләүдән дә лаеклырак кадрны таба алмый. Нәкъ менә аның фидакарь хезмәте бәрабәренә ул вакытта тармакның елдан-ел күрсәткечләре яхшыра - йон кырку, артым алу буенча хезмәт коллективы дәүләт куйган йөкләмәләрне арттырып үти. Тәүзиха апа лаеклы ялга чыкканчы соңгы унике елын сарыкчылык фермасы белән җитәкчелек итә. Ул "Мактау билгесе" ордены, "Хезмәттәге батырлык өчен" медале, СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе медале белән бүләкләнә.

1971 елның апрелендә VIII бишьеллык планнарын үтәүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен Тәүзиха Гәрәй кызы Зариповага Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелеп, аңа Ленин ордены, "Урак һәм Чүкеч" алдын медале тапшырыла.

Гаилә архивыннан алынган фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев