Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Укытучылар конференциясе шактый яңалыкларны ачыклады

Яңа уку елы башланыр алдыннан мәгариф хезмәткәрләре балаларны укыту һәм тәрбияләү буенча планнары турында фикер алышты.

Укытучылар конференциясе район мәдәният йортында узды һәм Рәсәй Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцовның видео-сәламләве белән башланды.


Ул, аерым алганда, Рәсәй Президентының күп тапкырлар укытучы һөнәренең әһәмиятен ассызыклаганын билгеләп үтте. Бу сүзләрне «Укытучыга рәхмәт» чарасы да раслый.


— Бүген без сезнең белән суверен мәгариф системасын формалаштырабыз, — диде Сергей Кравцов. — Узган елда Федераль закон нигезендә мәктәпләр өчен бердәм булган яңартылган гомуми белем бирү программалары расланды. Алар барлык белем дәрәҗәләре өчен бөтен фәннәр буенча эшләнгән һәм расланган.

Программа 1 сентябрьдә кертелә. Югары сыйныф укучылары тарихны бердәм дәүләт дәреслекләре — «Рәсәй тарихы» һәм «Гомуми тарих» буенча өйрәнәчәк. Мәктәптә белем алган һәркемнең Рәсәйдәге һәм дөньядагы мөһим вакыйгалар турында тулы күзаллавы булырга тиеш.


Конференция эшендә мәктәпләрдә тәрбиягә өстенлекле игътибар биреләчәге турында да сүз барды. Яңа уку елында РФ Мәгариф министрлыгының «Мөһим сөйләшү» проекты озайтылачак. Сыйныфтан тыш сәгатьләр атнага бер тапкыр дүшәмбе көннәрендә үтәчәк, яшь армиячеләр дәүләт әләмен һәм Татарстан Республикасы әләмен кертәчәк.

Педагогларның август киңәшмәсен дә нәкъ менә Рәсәй һәм Татарстан әләмнәрен горурлык белән сәхнәгә чыгарган яшь армиячеләр ачты. Аннары Рәсәй һәм республика гимннары яңгырады. Илебез буенча Бөтенрәсәй балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте дәвам итә. «Беренчеләр хәрәкәте» эше турында аның җитәкчесе Светлана Шарпан сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, бу юнәлештә гадәти рухи-әхлакый кыйммәтләргә төп басым ясала.


Яңалыкларга килсәк, 1 сентябрьдән барлык мәктәпләрдә дә һөнәри юнәлеш бирүнең бердәм моделе кертелә. Атна саен, дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында, 6-11 сыйныфларда «Рәсәй — минем горизонтларым» һөнәри юнәлеш бирү буенча дәресләр узачак. Димәк, һәр дүшәмбе «Мөһим сөйләшүләр», һәр пәнҗешәмбе «Рәсәй — минем горизонтларым» дәресләре оештырылачак.

Моннан тыш, 2023 елның 1 сентябреннән мәгариф учреждениеләре үз программаларын гамәлгә ашыру барышында бары тик «Минем мәктәп» дәүләт мәгълүмат системаларын гына кулланырга тиеш булачак. "Мәгариф турында«гы Федераль законга кертелгән үзгәрешләргә ярашлы рәвештә, мәктәптә тәрбияләнүчеләр җәмгыятькә файдалы хезмәттә — мәктәп биләмәсендә агачлар, чәчәкләр утыртуда һәм башка эшләрдә катнашырга тиеш булачак. 1 сентябрьдән башлап башлангыч сыйныфларда «Рәсәй бөркетләре» проекты гамәлгә ашырылачак.

Сүз уңаеннан, киләсе елдан тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) дәресе «Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре» дип үзгәртеләчәк. Яңартылган дәрес көнкүреш куркынычсызлыгын һәм балаларның Ватанны саклау турында нәрсә белергә тиешлеген берләштерәчәк. Һәм тагын, 2023-2024 уку елыннан Рәсәй мәктәпләрендә янәдән чыгарылыш укучыларына көмеш медальләр тапшырыла башлаячак.


РФ мәгариф министры һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Сергей Абрамов чыгышларында сүз шул хакта барды. Сергей Абрамов яңа уку елында хәл итүне таләп итүче мәсьәләләргә һәм район мәгариф тармагының уңышларына тукталды.

Педагогларның һәм мәгариф учреждениеләре укучыларының бәйгеләрдә катнашулары һәм җиңү яулаулары, грант акчаларын җәлеп итү, мәктәп укучыларының олимпиадаларда лаеклы урыннар (48 урын) алулары... Боларның барысы да укытучының да, тәрбияләнүченең дә армый-талмый эшләү нәтиҗәсе. 


— 9 сыйныфны тәмамлаучыларның дәүләт аттестациясе нәтиҗәләре, — дип билгеләп үтте район мәгариф бүлеге җитәкчесе, — барлык фәннәр буенча да уртача күрсәткечләрнең артуын күрсәтте. БДИ нәтиҗәләре күрсәткәнчә, уртача күрсәткечләр, узган ел белән чагыштырганда, профильле математика, җәмгыять белеме, информатика һәм география буенча югарырак. Әмма рус теле һәм әдәбияты, химия буенча уртача балл узган уку елы күрсәткечләреннән түбәнрәк.


Сергей Абрамов кыскача гына «авыр» балалар турындагы мәгълүматларга да тукталды. Район буенча шундый 200дән артык бала игътибар үзәгендә тора һәм, район мәгариф бүлеге җитәкчесе билгеләп үткәнчә, укытучыларның бурычы — аларга хәвефле зонадан чыгарга ярдәм итү. Конференциядә чыгыш ясаган Урыссуның 5нче балалар бакчасы мөдире Гөлнара Хәбибуллина, Урыссуның 3нче мәктәбе математика укытучысы Азиза Азизова, Иске Урыссу мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Айгөл Галиева, В. Тимирясов исемендәге Казан Инновация университетының Бизнес-белем бирү һәм цифрлы технологияләр институты директоры Нели Мөхәммәтханова, мәгариф өлкәсендә күзәтчелек департаментының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе башлыгы Гүзәл Сәмигуллинаның чыгышлары эчтәлекле булды.

Алар үз чыгышларында фәнне укыту өстендә генә түгел, ә укучының белем алуы һәм киләчәктә бу белемнәрне тормышта куллануы, димәк, бала тормышын күп яктан җиңеләйтә алулары өстендә эшләүче педагогларның җитди эше турында сөйләделәр. 
Бурычлар, яңалыклар, проектлар, программалар...

Район укытучылар әлеге заман бурычларын үти алырмы? Һичшиксез, дип уйлыйм. Гаделлек өчен шуны да танырга кирәк: киңәшмәдә берникадәр тәнкыйть тә булды. Укытучыларның август киңәшмәсе эше район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина һәм район мәгариф бүлеге башлыгы Сергей Абрамов җитәкчелегендә узды. Бу район педагоглары вәкилләре белән җирле хакимиятнең зур, нәтиҗәле, эчтәлекле сөйләшүе булды.

Сөйләшү мәгариф тармагының барлык өлкәләренә кагылды — кадрлар мәсьәләсеннән алып, мәгариф учреждениеләре тәрбияләнүчеләренең шәхес буларак формалашуына һәм, асылда, республика муниципаль берәмлекләре арасында район күрсәткечләренә турыдан-туры йогынты ясый торган яңалыкларга һәм аерым күрсәткечләргә кадәр. Конференциягә йомгак ясап, район башлыгы мәгариф хезмәткәрләренең игътибарын күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итү кирәклегенә, «яңалыкларга» яраклашуның мөһимлегенә юнәлтте һәм, барысын да якынлашып килүче уку елы белән котлап, аларның авыр хезмәтләрендә уңышлар теләде.


Конференция башланыр алдыннан район мәдәният йорты залында укытучыларның уңышларын ачык күрсәтүче күргәзмә тәкъдим ителде. Ә чара ахырында үз эшендә уңышларга ирешкән мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды. Тантананы район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин алып барды.


Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев